1 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында район күләмендә Саба муниципаль районы хакимияте башлыгы призына «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда» һәм "Сихри моңнар” дип исемләнгән курай- кубызда, тальянда, гитарада уйнаучыларның зона бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлыгы 30 дан артык үзешчән җырчылар, гармунчылар, гитарачылар катнашты. Җырчылардан: Иштуганнан Рәйсә Маркелова, Илдария Рамазанова, Нурания Мавлютова, Альфира Иванова, Хәлил Мортазин, Шекше авылыннан Гөлсинә Гомәрова, Сәрдәдән Рәсимә Сабирҗанова, Гыйләҗетдинова Нурия, Шәмәрдәннән Наилә Булатова, Миңнур Садыйкова, Рузалия Хамзина, Мишәбаш авылыннан Хәния Әхәтова, Курсабаштан Динар Исламов, Түбән Утар авылыннан Гөлнур Тимергалиева, Явлаштаудан Фәйрүзә Шигабиева, Олыяз авылыннан Гөлфинур Фәйзрахманова, Равилә Гайнуллина, Фалянур Гыймрановалар үзләренең моңлы, халыкчан тавышлары белән тамашачыларның күңелләрен җәлеп иттеләр.
Гитарада уйнап җырлаучылар Иштуганнан Анатолий Макаров, Шекшедән Руслан Гатиятов һәм тальянда, баянда, хромкада уйнаучылар Сәрдә авылыннан Рафик Сабирҗанов, Шәмәрдәннән Зөлхәбирә Бәйрамова, Мишәбаштан Илдар Нуруллин, Явлаштаудан Ахметов Ренат һәм Нуриев Ренат, Олыяздан Фәрит Гатауллин, Шекшедән Кадыйр Таҗиев, Шәмәрдәннән Равил Гаптриев, Вазих Хәбибрахманов, ә менә Түбән Утар авылыннан килгән грамунчы, тальянчы Марат Галимуллин сәхнәгә чыгып уйный башлагач, профессиональларча оста виртуоз уйнавы белән жюри әгъзаләрен дә һәм тамашачыларны да әсир итте. Халык аның кабат чыгуын сорап алкышларга күмде.
Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Мидехәт Гата улы Хафизов барлык катнашучыларга да тормышларында, гаиләләрендә, иҗатларында уңышлар теләп, грамоталар тапшырды.
|