» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » Яңалыклар архивы
« 1 2 3 4 5 6 ... 15 16 »
12 февраль көнне Олыяз мәдәният йортында яшьләр өчен "Мәхәббәт аланы” киче уздырылды. Кичә мәхәббәт темасын үз эченә алган "Мәхәббәт алмасы”, "Золушка бармагы”, "Шигъри тәлгәшләр”,” Җитезлегем синең хакка”, "Мин сине яратам” турларыннан торды. Әлеге кичәдә Гөлназ Ханнанова, Рәзил Әхмәдиев, Әдилә Гыйлфанова дусларын матур җырлар белән куандырдылар. Ахырдан яшьләргә Гөлсинә апа Галимуллинаның шушы кичә исеме белән аталган "Мәхәббәт аланы” исемле тәүге китабы тәкъдим ителде.
...
Укырга))))))
Просмотров: 969 |
Добавил: Призидент |
Дата: 15.02.2012
|
|
10 февраль көнне Кызыл-Мишә авылы үзешчәннәре "Хезмәтемдә юлдаш җыр һәм бию, Тормышымда юлдаш моңлы көй” дип исемләнгән иҗат-отчет концерты белән Олыяз авылы мәдәният йортында чыгыш ясады. Кызыл-Мишә авылы үзешчәннәрен Олыязлылар бик җылы каршы алды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Аеруча Кызыл-Мишә мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшьлек” бию төркеменең биюләрен яратып кабул иттеләр. Соңыннан Олыяз мәдәният йорты мөдире Илүзә Гыйлфанова барлык тамашачы исеменнән Кызыл-Мишәлеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм иҗатларында уңышлар теләде.
Просмотров: 820 |
Добавил: Призидент |
Дата: 13.02.2012
|
|
4 февраль көнне Олыяз мәдәният йортында "Заяга узмаган бу гомерләр” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Ул авылыбызның иң мөхтәрәм, быел үзләренең 80 яшьләрен билгеләп үтүче ветераннарыбыз хөрмәтенә оештырылды. Кичәдә өлкәннәребезгә балалары, туганнары, күрше-күләннәре, ҖЧ "Олыяз” җәмгыяте җитәкчесе Әхмәтов Г.Р. тарафыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ветераннарыбыз үзләре дә үткәннәре турында сөйләделәр, бүгенге тормы
...
Укырга))))))
Просмотров: 1007 |
Добавил: Призидент |
Дата: 06.02.2012
|
|
1 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында район күләмендә Саба муниципаль районы хакимияте башлыгы призына «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда» һәм "Сихри моңнар” дип исемләнгән курай- кубызда, тальянда, гитарада уйнаучыларның зона бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлыгы 30 дан артык үзешчән җырчылар, гармунчылар, гитарачылар катнашты. Җырчылардан: Иштуганнан Рәйсә Маркелова, Илдария Рамазанова, Нурания Мавлютова, Альфира Иванова, Хәлил Мортазин, Шекше авылыннан Гөлс
...
Укырга))))))
Просмотров: 1281 |
Добавил: Призидент |
Дата: 04.02.2012
|
|
1нче февраль көнне Олыяз мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Олыяз” җәмгыятенең еллык эшенә нәтиҗә ясалды. Әлеге отчет җыелышында районнан да төрле өлкәдән җитәкчеләр катнашты. Җәмгыятьнең һәр тармагы буенча отчетлар тыңланды, алдынгылар бүләкләнде. Соңыннан якташыбыз, күрше авыл кызы Энҗе Шаймурзина үзенең иҗатташ дуслары белән җәмгыять эшчеләрен күңелле ял иттерде.
Просмотров: 1152 |
Добавил: Призидент |
Дата: 04.02.2012
|
|
Иртәгә 1 февраль көнне авылыбыз мәдәният йортында хуҗалык хезмәтчәннәренең еллык хисап тоту тантанасы була. Әлеге чарага авыл хезмәтчәннәре һәм район җитәкчеләре килүе көтелә. Хисап тантанасының башлану вакыты сәг. 11.00. Җитәкчеләрнең чыгышыннан соң Татарстан күләмендә танылган якташыбыз Энҗе Шәймурзина һәм аның иҗатташ дуслары катнашында концерт программасы булуы көтелә. Рәхим итегез!
Просмотров: 801 |
Добавил: Призидент |
Дата: 31.01.2012
|
|
Олыяз мәдәният йорты үзешчәннәре 29 гыйнвар көнне үзләренең концерт программасы белән Иләбәр авыл клубында чыгыш ясадылар. Аларның чыгышы һәрвакыттагыча җылы кабул ителде, Иләбәрлеләр тарафыннан бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.
Просмотров: 732 |
Добавил: Призидент |
Дата: 30.01.2012
|
|
"Җырларыбыз булсын юлдаш” дип исемләнгән концерт программасы белән Олыяз авылы үзешчәннәре 20нче гыйнварда Сәрдә авыл клубында, 22нче гыйнварда Кызыл Мишә мәдәният йортында чыгыш ясадылар.Концерт мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Умырзая” фольклор ансамбле чыгышы, гармунчылар, кызыклы күренешләр, биюләр, дуэтлар һәм аерым җырлардан торды. Олыязлыларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Просмотров: 800 |
Добавил: Призидент |
Дата: 24.01.2012
|
|
13нче январь көнне Олыяз мәдәният йортында искечә Яңа елны каршылау бәйрәме уздырылды. Бәйрәмнең башында җыр-биюләр, төрле кызыклы уеннар, күңелле күренешләр күрсәтелде.Аннан соң "Өлешемә тигән көмешем” исеме астында лотерея уены булды. Призлар арасында ашлык, фураж, бал, салам да бар иде (ООО "Олыяз” –җитәкчесе Г.Р.Әхмәтов бирде). Супер приз –юрган Нәгыймова Гөлсинәгә чыкты. Бәйрәм кичәсе 80нче еллар хитларыннан торган дискотека белән тәмамланды.
Просмотров: 1290 |
Добавил: Призидент |
Дата: 19.01.2012
|
|
Олыяз авылы үзэшчәннәре тарафыннан Пүкәл авылында концерт программасы тәгъдим ителде. Җавап йөзеннән эшләнгән әлеге программа Пукәллеләрнең күңелендә бик озак сакланыр.Киләчәктәдә ике күрше авылның туганнашып яшәвенә бер адым булып торысын дигән теләктә калыйк.........
Просмотров: 733 |
Добавил: Призидент |
Дата: 15.01.2012
|
|
|
|
» Календарь | « Май 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|