13 нче июнь көнне кичке сәгать 3тә авылыбыз халкының көтеп алган милли бәйрәме Сабантуй башланып китте.Халык күп кайткан иде,бәйрәм махсус программа белән барды. Әйтергә кирәк программа бик эчтәлекле иде.Бәйрәм гадәттәгечә Сабан батырларын хөрмәтләү белән башланып китте.Җыр-бию тынмады,халык рәхәтләнеп күңел ачты.Биредә шулай ук юбилярлар да читтә калмый.Мәсәлән, Нурмиев Фәткелислам абый хуҗалыкның иң атказанган колхозчысы исемен дә йөртә һәм быел 80 яшьлек гомер бәйрәмен дә билгеләп үтте. Бәйрәмнең иң үзәк ноктасы-татарча көрәш әлбәттә.Башта авылның үз батыры,аннан соң абсолют батыр билгеләнә.Берничә ел рәттән авыл батыры һәм абсолют батыр булып уңган комбайнерыбыз Фиргат Шайхуллин кала.Сабантуй бәйрәм салюты белән тәмамаланды.Бу мизгел бәйрәмгә үзенчә бер матур хозурлык,ямь өстәде.Халык икенче елга да очрашырга,матур мизгелләрне күрергә насыйп булсын дип таралышты.
|