Шимбэ, 27.04.2024, 14:09
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2010 » Октябрь » 31 » Олыяз мәдәният йортында Өлкәннәр көне
Олыяз мәдәният йортында Өлкәннәр көне
16:23

 
07.10.2010
3 октябрь көнне Олыяз мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм үтте. Быелгы өлкәннәр көне Бөек Җиңүнең 65 еллыгын, районыбыз оешканга 80 ел у вакытларына туры килде. Үткән тарихны белмәгәннең киләчәге юк диләр бит. Шуны искә алып бәйрәмгә районыбызның "Нәүрүз” фольклор ансамбле членнары чакырылды. Аларның күбесе – сугыш чоры балалары. Бәйрәмгә 60 өлкән чакырылган иде.  
  Бәйрәмне үзенең котлавы белән җаваплылыгы чикләнгән Олыяз җәмгыяте рәисе Гыйльфан Әхмәтов ачып җибәрде. Һәр чыгыш концерт номеры белән үрелеп барды.  
  Өлкәннәребез Рәйсә Имамиеваның үзе уйнап үзе җырлавын, Рәкыйбә апа белән Гөлфия апаларның матур моңлы җырларын, мөнәҗәтләрен яратып тыңладылар. Ә авылдашыбыз Солтан ага Гәйнетдиновның төрле гармуннарда өздереп уйнавын, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның шигырьләрен, мөнәҗәтләрен тын калып тыңладылар. Шушында ук авылыбыз сандугачы, сугыш чоры баласы Мәрданша абый Гыймадиевның гармунда халык көйләрен башкаруын тын алмый тыңладылар, ә кайбер көйләренә үзләре дә кушылып җырладылар.
  Соңыннан өлкәннәребез коймак белән чәй эчтеләр, чәйдән соң рәисебез Гыйльфан Әхмәтов һәр өлкән кешегә күчтәнәч пакет өләште.
Өлкәннәр мәдәният хезмәткәрләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, әшләрендә уңышлар теләделәр.

Просмотров: 2907 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 3.0/1 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования