Әле кайчан гына
елга-күлләрне туңдырып, бар җиһанны ап-ак карга күмеп кыш килгән иде.
Инде менә Яңа ел да ишегебезне какты. Бу зур бәйрәм безнең Олыяз авылы мәдәният йортында да
бик күңелле итеп үткәрелде. Бәйрәм
программасы җыр-бию, төрле конкурс, ярышлар, уеннар белән үрелеп алып барылды.
Узып киткән Куян елында яңа өйгә
чыгучылар, өйләнешүче парлар, шушы елда туган сабыйларның әти-әниләре сәхнәгә
чакырылып, аларга Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм кичәсе
салют белән тәмамланды.
Олыяз мәдәният
йорты мөдире Гыйльфанова И.
|