Якшэмбе, 05.05.2024, 22:59
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2012 » Май » 10 » Олыяз мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында очрашу
Олыяз мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында очрашу
23:40
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел булган көннәрдә, 8 май көнне Олыяз мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында тыл ветераннары белән очрашу уздырылды. Бәйрәмгә авылыбызның 18 тыл ветераны чакырылды. Алар хөрмәтенә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы балалары белән әдәби-музыкаль монтаж куелды. Очрашуны алып баручы Илүзә Гыйлфанова сугыш елларында халкыбыз батырлыгы турында сөйләгәч, Бибиниса апа Бариева балаларны ул елларның авырлыгы, үзенең тракторда эшләве белән таныштырды. Сугыш кырларында үлеп калган, кайтып та бүгенге көндә безнең арабызда булмаган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алгач, тыл ветераны Фәткелислам абый Нурмиев һәм балалар һәйкәлгә венок, чәчәкләр салдылар. Бәйрәм соңында ветераннарыбызга җаваплылыгы чикләнгән "Олыяз” җәмгыяте (җитәкчесе Әхмәтов Г.Р.) әзерләгән күчтәнәч – пакетлар өләшенде. Бәйрәм ахырында җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын, яшь егетләрнең, ирләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, аналар күз яше түкмәсен, дигән теләкләр яңгырады.
Просмотров: 971 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования