Бүген Олыяз авылы мәдәният йортындагы аллы-гөлле шарлар һәм
утлар белән бизәлгән чыршы балаларны кабат үз янына җыйды. Бәйрәмгә балалар
белән бергә әби-бабалары, әти-әниләре, абый-апалары да килде. Бәйрәм
башланганнан соң, залдагы барлык балалар бергәләшеп Кыш бабай һәм Кар кызын
чакырып китерделәр. Ул үзе белән бик күп уеннар да алып килгән иде. Балалар
рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәт-теләр. Балалар
белән беррәттән өлкәннәр дә күңел ачты: чыршы тирәли җырлап әйләнделәр,
биеделәр, үзләренең бала вакытларындагы чыршы бәйрәмнәренең ничек үтүен һәм
шунда булган мәзәк хәлләрне дә сөйләделәр. Ә Кыш бабайның капчыгындагы
күчтәнәчләр һәм бүләкләр Яңа ел тамашасына килгән барлык кешегә дә эләкте.
Бәйрәм ахырында мәдәният йорты мөдире Илүзә Гыйлфанова нәниләргә шушы бәйрәмне
үткәрергә ярдәм иткән түбәндәге спонсорларга рәхмәтен белдерде:
ООО "Олыяз” –җитәкчесе Әхмәтов Г.Р.
КФХ Ахметов Райнур Г.
Фермерлар: Хуҗин Кәбир, Гатауллин Фәрит һәм Хадиев Шайхулла
абыйлар.
|