» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2015 » Март » 12 » Олыяз авылы мулласы 1951 елда язган шамаил
Олыяз авылы мулласы 1951 елда язган шамаил | 16:03 |
ТР МДН игълан иткән “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында татар шамаилләре конкурсы үткәрелә. Әлеге конкурсның бер номинациясе – "Гаилә ядкаре" дип атала. Әлеге номинациягә гаилә шамаилләре фотолары кабул ителә. Гаилә ядкаре булып 64 ел сакланган шамаил фотосын Казанда яшәүче Хафизов Шәүкәт Хәлил улы алып килде.
“Бу шамаилне муллалар нәселен дәвам иткән әтием Хафизов Хәлил Хафиз улы үзе язган. Әтием 1883 елда дөньяга килгән, 1973 елда вафат булды. Әтием 1913 - 1930 елларда Саба районының Олыяз авылында мулла вазыйфасын башкарган. Ике мәртәбә хаҗ сәфәрен кылган. Әлеге шамаилне әтием 1951 елда язган. Мин ул чакта армиядә хезмәт итә идем. Армиядә 7 ел булдым”,- дип сөйләде 88 яшьлек Шәүкәт ага. Шәүкәт абый нәзарәткә шамаил күчермәсен, җәмәгате Әнисә апа белән бергә китерде. “Әти белән әни шулкадәр зыялы һәм акыллы, инсаф кешеләр иде. Бик матур итеп гомер иттеләр. Шуны да әйтергә кирәктер, ирем бик тә үрнәк муллалар нәселеннән. Шулай ук танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туганнан –туганы. Ирем әтисе язган шамаилне бик кадерләп саклады”,- дип аңлатты Әнисә апа.
Конкурс кысаларында гаилә шамаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шамаилләрендәге язулар укып күрсәтелә һәм тәрҗемә ителә.
|
Просмотров: 484 |
Добавил: Akhmet
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
» Календарь | « Март 2015 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|