Якшэмбе, 05.05.2024, 17:52
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2009 » Декабрь » 1 » Милли көрәш ярышы
Милли көрәш ярышы
23:22
Районда милли көрәшне популярлаштыру, Республика ярышларында катнашу өчен көрәшчеләр әзерләү һәм сәләмәт яшәүне пропагандалау максатыннан 29 ноябрь көнне Олы Шыңар мәдәният йортының спорт залында 1995 нче елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында мили көрәш бәйгесе булды.Бәйгедә Симет, Тимершык, Эзмә, Олыяз, Лесхоз, Кибяче,Юлбат,Икшермә, Шытсу, Шыңар урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Көрәш 26 кг, алып 75 кгүлчәү категориясендә узды.Анда барлыгы 150 гә якын көрәшче катнашты.Бәйге киеренке рухта барды, егетләр барысыда осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте, ярышка ныклы әзерлек белән килүләре күренеп тора иде. Призлы беренче урынга лаек булучылыр:
26кг. – Алмир Хафизов Олыяз
9 кг- Илхам Шакиров
33кг – Фәнүс Набиуллин
36кг – Илназ Якупов
40 кг – Раил Мирзасалихов
43 кг – Раил Тимербаев
46 кг – Илназ Әхмәтҗанов
50 кг – Инсаф Садыков
5 кг – Айнур Мостафин
60 кг – Рәнис Таштиев
65 кг – Нияз Зарипов
70 кг – Булат Шәйхисламов
  Бәйгенең төп хөкемдары Илфат Нәбиулин булды. Көрәш бәйгесенең купсанлы тамашачылар белән бергә авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Шамил Зиннуров,яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов һәм Татарстан Республикасы спорт остасы, чыгышы белән Чулпыч авылыннан Васил Зәйнулиннар да тамаша кылды. Ул иң яхшы көрәшче исеменә лаек булган Данияр Мифтаховка акчалата бүләк һәм Олы Шыңар авылы көрәшчеләренә Илдус Илдархановның "Без көрәшче халык” – дип исемләнгән махсус китабын тапшырды.
shinar.ucoz.ru
Просмотров: 1619 | Добавил: Akhmet | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Декабрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования