Олыяз мәдәният йортына, Өлкәннәр көне уңаеннан, 55 һәм 50 ел бергә гомер итүче парлар: Нәгыймовлар, Хафизовлар һәм Нурмиевлар бөйрәмгә чакырылды. Юбилярларны котларга балалары, оныклары, авылдашлар күп килде. Бик күп истәлекләр, чын күңелдән сөйләшү, концерт номерлары һәм әлбәттә шатлыклы күз яшьләре кичәдә күп булды. Аларны ҖЧ "Олыяз” җәмгыяте директоры Г.Р.Әхмәтов котлады, тагын күп еллар тигез гомер итүләрен, сәламәт булуларын теләде. Һәр алтын парга мактау кәгазьләре, бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Бәйрәм ахырында юбилярларның берсе – Хафизов Рәшит абый олы бәйрәм һәм аларны хөрмәтләгән өчен рәхмәт сүзләрен әйтте, матур теләкләр теләде.
|