Корылык-2010
Соңгы вакытта күп кенә сөйләшүләрнең төп темасы булып, инде безне өч ай буена интектергән корылык тора. Табигать безне быел бик катлаулы сынауларга дучар итте. Башта кышы гадәти булмаганча суык килде. Шуның нәтиҗәсендә уҗымнарның яртысыннан күбрәге диярлек суыктан өшеп юкка чыкты. Игенчеләргә язын тиз арада уҗым җирләрен сукалап, яңадан чәчәргә туры килде. Республика хөкүмәте бу чаралар өчен бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сум акча бүлеп бирергә мәҗбүр булды. Инде барысы да хәл ителде дигәндәй, җәйнең яңгырлы килүен көтәсе генә калган иде дә бит, тик табигать безгә сынауның тагын да зуррагын әзерләгән булып чыкты: җәй моңарчы күрелмәгәнчә коры килде. Хәер, моңарчы күрелмәгәнчә дип әйтү дөрес булмас, мондый хәл 1981 елда күзәтелгән булган инде. Тик соңгы вакытта моны тагын да зуррак масштаблардагы корылык белән тиңли башладылар. 1921 елгы корылык һәм ачлык елы тарих сәхифәләреннән югалмаган әле. Миллионлаган корбаннар алып килгән ул корылыкны һәрвакыт мисал итеп китерергә яраталар. Инде менә тарих тагын кабатлана. Күпләрнең күңелен бүген шул елгы корылык нәтиҗәләре быел да кабатланмасмы дигән сорау борчый. Хәтта бу атнада В. Путин җитәкчелегендәге хөкүмәт утырышы да нәкь менә шул корылык нәтиҗәләренә, килеп туган вәзгыятьне тикшерүгә багышланды. Көн кадагында торган мәсьәләләр арасында иң борчыганы, быел икмәк продуктларына бәяләр үсмәсме дигән сорау иде. Икмәк җитештерүчеләр алдан ук тынычландырып куярга тырышты. Россия Бөртек игүчеләр берлеге президенты Аркадий Злочевский фикеренчә, икмәккә бәяләр үсмәячәк һәм икмәк дефициты күзәтелмәячәк. Әмма он тарттыручылар һәм икмәк пешерүчеләр ул дәрәҗәдә үк тыныч түгел икән. Чөнки бар нәрсә дә бодайга бәяләрнең нинди булуына бәйле. Инде берничә атна дәвамында экспертлар корылык нәтиҗәләрен исәпләп чыгарырга тырыша һәм икмәк дефициты белән куркытмакчы була. Элеваторлардагы ашлыкка да бәяләр атна саен үсә тора, шуңа бәйле рәвештә, икмәккә дә бәяләр үсәргә мөмкин. Ә бит саннар көннән-көн үзгәрә тора, корылык кире чигенергә уйламый. Күптән көтелгән яңгырлар да явам дип тормый. Инде бүген Россиянең 14 төбәгендә корылык аркасында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу сан тагын артырга мөмкин диючеләр дә бар. Злочевский икмәккә бәяләр бодай бәяләренә бәйле түгел дип барса, Россия он тарттыру һәм ярма яру предприятиеләре берлеге вице-президенты Николай Рыбаков бу сүзләргә каршы төшә. "Онның бәясе һәрвакыт ашлык бәясенә бәйле булды”, — ди ул. 1 тонна икмәк пешерү өчен 1,4 тонна бодай кирәк. Әгәр бодайга бәя үсәчәк икән, шуңа ярашлы рәвештә ул да артачак, әлбәттә. "Бүген күпчелек җитештерүчеләр зыянга гына эшли, — ди Рыбаков, — кредитларны түләргә кирәк, эшчеләргә хезмәт хакын да. Чөнки күпләп сату базарында онга бәяләр бик тә түбән. Шуңа да карамастан, он тарттыручылар бәяне күтәрергә ашыкмый. Аның каравы икмәк пешерүчеләр тыныч, алар икмәккә бәяләр кисәк кенә үсмәячәк дип ышандыра. Икмәккә бәяләр даими рәвештә 0,1-0,2 процент чигендә генә үсә. Анысы да транспортлау һәм ТХК тарифларына гына бәйле икән. Корылык бигрәк тә Россиянең "икмәк зонасы” саналган Идел буе өлкә-республикаларын кыен хәлгә куйды. Экспертлар фикеренчә, корылык 9 млн гектарда чәчүлекләрне харап иткән. Шулай да икмәк уңышы быел 85 миллион тонна тәшкил итәчәк, диләр алар. Бу узган елгыдан 8 миллион тоннага кимрәк. Әмма икмәк уңышы кимрәк булса да, икмәк җитештерүчеләр халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алачак икән. Чөнки эчке кулланыш күләме 77 млн тонна гына тәшкил итә икән бит. Былтыргы запасларның булуы да тынычландыра. Хәтта Россия 20 млн тонна икмәкне экспортка да чыгарырга мөмкин әле. Запасларны бушату да файдага гына булачак, аларны саклап яту өчен киткән 3 млн сум акчаны янга калдыру дигән сүз бу. Икмәк белән аңлашылды. Ә менә авыл хуҗалыгының терлекчелек, сөтчелек тармагы нишләр икән соң? Бүген кырларда, болыннарда терлекне ашатыр өчен үлән корып, кибеп бетте, сулыклардан су качты. Ә иң аянычы: алган кредитларны ничек капларга? Идел буе фермерларын бүген шундый сорау борчый. Әле бүгенгесе генә түгел бит, иртәгесе дә бар. Терлекләргә азык кайдан табасы булыр? Печән әзерләү мәсьәләсе бүген авыл хуҗалыгында иң авырткан темаларның берседер, мөгаен. Печән юк, сенаж белән силос әзерләү дә күңелдә өмет уятмый. "Авыл хуҗалыгы министрлыгы корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен яклау, аларга булышу өчен хөкүмәт белән килешүләр төзеде”, — ди А.Злочевский. Якын арада килгән барлык зыянның күләме һәм авырлыкның дәрәҗәсе исәпләнеп бетәчәк. Мөгаен, крестьяннарның кредитны каплау вакыты озайтылыр, шулай ук дәүләт лизинглар белән ярдәм итәргә вәгъдә итә. Терлекчеләр дә елына 2 процентлы кредитлар белән тәэмин ителер. Хөкүмәт утырышында чыгыш ясаган ТР Президенты Р. Миңнеханов хөкүмәт рәисенә интервенция фондыннан республикага 1 млн тонна ашлык бүлеп бирү турында мөрәҗәгать итте. Шулай ук республиканың терлекчелек республикасы булуын да искәртте һәм терлекләрнең баш санын саклап калу безнең өчен бик тә мөһим булуын ассызыклады. Бүген республика күрше өлкә-республикаларга терлек азыгы әзерләүче 100 отряд җибәргән инде. Бүген авылда яшәүчеләрнең төп теләге: тизрәк яңгырлар яусын иде дә, кукурузлар үсеп китсен иде. В. Путин башка өлкәләргә корылык белән көрәшүдә Татарстанны үрнәк итеп күрсәтте. Димәк, бездә хәлләр алай ук начар түгел икән әле.
|