Үзен мөэмин-мөселман дип санаган һәр кеше шатланып,шөкер итеп Рамазан аен каршылаган бу көндә, Олыяз мәдәният йортында "Хуш киләсең, Рамазан!” дип исемләнгән тематик кичә үтте. Әлеге кичәгә авылыбызда урнашкан балалар бакчасы, мәктәп, ФАП коллективларында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез, ялгыз гомер кичерүче әбиләр һәм башлангыч мәктәп укучылары чакырылды. Иң элек мәдәният йорты мөдире Илүзә Гыйлфанова килгән кунакларны якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләп изге теләкләрен теләде. Фельдшер Сәрия Хасаншина исә, ураза тотуның медицина буенча файдасы белән таныштырды. Ураза тотучылар зур шатлык хисләре кичерәләр. Ә аның шартлары, тыелган, дөрес саналган, уразаны боза торган эшләр турында гади һәм аңлаешлы итеп Мәгъшия апа Хуҗиәхмәтова сөйләде. "Ураза тоту белән бергә гыйбадәтне дә арттырыйк, хәерле гамәлләр кылыйк!”- дип сүзен башлаган авылыбызның ак әбие - Әнисә апа Гыймадиева, Коръән Кәримнән укыган сүрәләрне өлкәннәр дә, балалар да тын да алмый тыңладылар. Соңыннан сүз балаларга бирелде. Алар өйрәнгән догаларын сөйләгәндә өлкәннәребез куанып, шатланып утырдылар. Бәйрәм чәй табыны янында тәмамланды.
|