» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2011 » Февраль » 27 » Хуҗалык отчет тотты
Хуҗалык отчет тотты | 20:10 |
15 нче февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән Олыяз җәмгыяте узган 2010нчы елга исәп тотты.Бу отчет җыелышында хуҗалык хезмәтчәннәре белән бергә Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хасаншин Гафур Шайхулла улы да катнашты. Хуҗалык җитәкчесе һәм һәр тармакның белгечләре узган елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады.Ирешелгәннәр генә түгел борчыган мәсьәләләр дә телгә алынды.Булган проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде.Г.Хасаншин район яңалыклары белән таныштырды,алда ниләр эшләргә кирәклеген искәртте. Икенче өлештә алдынгыларны бүләкләү оештырылды, һәр тырышып эшләгән иптәш бүләк алды.Шунысы бик тә күңелгә хуш килде: иң беренче итеп сәхнә түренә лаеклы ялда булуларына карамастан,бүгенге көндә дә хуҗалык экономикасын күтәрүгә өлеш кертеп эшләп йөрүче ветераннар чакырылды,хөрмәтләнде. Соңыннан танылган эстрада артисты Вадим Захаров һәм аның иҗатташ дуслары катнашында концерт-тамаша булды.
|
Просмотров: 952 |
Добавил: Призидент
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|