29 гыйнвар көнне Саба үзәгендә авылдашыбыз Гыйлфан Ризван улы Әхмәтовның 60 яше тулуы уңаеннан тәбрикләү тантанасы булып узды. Тантанада Гыйлфан ризван улы Хезмәтләре өчен хөрмәтләнде:
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары өчен "РФ Авыл хуҗалыгының алтын медале" .
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 20 ел буе хуҗалык җитәкләгәне өчен ТР-ның министрлар кабинетының Примьер министр И.Ш.Халиков имзалаган "Рәхмәт хаты" .
- Авыл хуҗалыгына зур уңышлар керткәне өчен ТР-ның Авыл Хуҗалыгы министры М.Г.Әхмәтов имзалаган "Рәхмәт хаты".
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә инновацион технологияләр(үзгәрешләр) керткәне өчен ТР-ның "Мактау грамотасы "
- Авыл хуҗалыгына тугры хезмәте өчен Саба районының "Мактау грамотасы"
- 60 яшьлек юбелее уңаеннан Намуслы хезмәт өчен Саба районының "Рәхмәт хаты"
- Бер хуҗалыкны 20 елдан артык җитәкләгәне һәм 60 яшьлек юбилей уңаеннан Саба районының авыл хуҗалыгы идәрәсе исеменнән Мактау грамотасы".
Гыйлфан Әхмәтовны шушындый зур уңышлар казануына авыл халкына һәм Татарстан республикасының авыл хуҗалыгын үстерүгә зур уңышлар керткәне өчен чын күнелдән тәбрик итәбез.Алдагы тормышларыгызда да зур уңышларга ирешүегезгә ышанып калабыз.
|