06.10.2010 Халыкка өлкәннәр көне уңаеннан 5 октябрь көнне Саба район мәдәният йортында мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан хезмәт ветераннары катнашында "Кадерен белик гомернең" дигән кичә үткәрелде. Кичәгә мәдәният учакларының чисталыгын, җылылыгын, пөхтәлеген тәэмин иткән техник хезмәткәрләре дә чакырылды. Алар озак еллар бергә эшләгән, бергә халыкка мәдәният хезмәте күрсәткән төрле авыллардан җыелган хезмәткәрләр белән очраштылар. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган җырларны, биюләрне, гармун моңнарын кунаклар җылы кабул иттеләр. Олыяз авыл мәдәният йортында 43 ел дәвамында директор булып эшләгән Хөмәйрә Галиуллина соңыннан барлык өлкәннәр исеменнән үзләрен шулай зурлап бәйрәмгә чакырган һәм бер-берсе белән очраштырган өчен зур рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә очрашырга язсын, бер күрешү үзе бер гомер дип сүзен тәмамлады.
|