Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык урын, тыныч почмагы кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Гаиләләр тату һәм нык булса, жәмгыятебез дә нык булыр. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз - кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә ошамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак-жир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.
8 июль - Бөтендөнья гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Олыяз мәдәният йорты табигатьтә әнә шундый пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр белән очрашу үткәрде. Һәр гаилә үзләренең визит карточкасын эшләп, үзләре белән таныштыргач, төрле уеннар аша гаиләләрнең җитезлеге, төгәллеге сыналды. Иң яшь гаилә, иң озак никахта булучы гаиләләргә төрле сораулар һәм биремнәр башкарырга туры килде. Бәйрәм уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды һәм "Һәр гаиләнең бу тормышта якты эзе, матур җыры калырга тиеш. Гаиләләрегез нык булсын, ходай сезне гаилә бәхетеннән, тыныч-имин тормыштан, өметтән аермасын”,- дигән изге теләкләрдә тәмамланды
|