6 март көнне терлекчеләребез катнашында 8 март бәйрәме үтте.Хуҗалык җитәкчесе Гыйлфан Ризванович асыл затларыбызны бәйрәм белән котлады,эшләренә йомгак ясады,алга бурычлар куйды.Бәйрәм мул табынлы өстәл артында дәвам итте.Чәй эчкәндә уен-көлке тынмады,кызык хәлләр искә төшерелде.Хуҗалык җитәкчесе Гыйлфан абый гармунда матур көйләрен сузды,терлекчеләр аңа кушылып рәхәтләнеп җырлады.Мәдәният ветераны Хөмәйрә апа матур уеннар оештырды, соңыннан күмәкләп биеп тә алдылар.Терлекче хатын-кызларыбызга хуҗалыкның 8 март бүләге тапшырылды. Хатын-кызларыбыз бәйрәме 7 март көнне Мәдәният йортында гөрләде.Асыл затларыбыз хөрмәтенә матур эчтәлекле концерт әзерләнгән иде.Үзешчәннәребез әниле-уллы- Фалиянур һәм Мөдәррис Гыймрановлар,Фирүзә Хафизова,Райнур Әхмәтов,Галимә Идрисова,Наилә Файзрахманова, "Саз" гармунчылар ансамбле, "Умырзая" фольклор ансамбльләре үзләренең матур җырларын,көйләрен суздылар.Концерт өлеше тәмамлангач, халык бию залына үтте.Монда аларны 80-90 еллар музыкасы каршылады.Халык рәхәтләнеп күңел ачты!
|