Якшэмбе, 28.04.2024, 22:27
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2011 » Гыйнвар » 8 » Безнен юбиляр!!!
Безнен юбиляр!!!
23:34

Юбилеегыз белән котлыйбыз!!!

Бүген авылыбызның иң күркәм кешеләренең берсе булган хуҗалык җитәкчесе Гыйлфан Әхмәтовка 60 яшь тулды. Без аны чын күңелебездән шушы олугъ бәйрәме белән котлыйбыз. Гыйлфан Ризван улына алдагы көнендә уңышлар,гайлә бәхете,тормыш иптәше Суфия ханым белән тигез,озын гомер,эшләрендә уңышлар,хуҗалыгыбызны тагыда алга китешләр белән куандырырга,балаларының,оныкларының куанычын күреп озак,имин, иманлы яшәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.

Гыйлфан Ризван улы 1951 елның 9 гыйнварында Олыяз авылында эшче крестьян гаиләсендә өлкән бала булып доньяга килә. Әтисе Ризван ага 5 ел буе ачы сугыш учагыннан исән- имин кайтып Мичәнбаш авылы кызы Бибихәтирә белән никахлаша һәм бер-бер артлы 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Чорына карата авыр еллар булгач бар авырлык өлкән бала җилкәсенә төшә. Сеңелләрен,энеләрен тәрбияләү,йорт тирәсендәге эшләр барда яшь малай кулында була. 8 классны Эзмә мәктәбендә тәмамлаганнан соң Гыйлфан ага Шәмәрдән урта мәктәбендә урта белемне ала. Урта мәктәп артыннан Кызыл армия хезмәте , аннан соң Янил училищасында укып трактор -машинист йортү хокукына ия була, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында техник-механик, читтән торып Казан Дәүләт Авыл хуҗалыгы институтында  экономист хөнәрен үзләштерә. 1975 елда Түбән Утар авылы кызы Суфия белән никахлаша, инде менә 35 елдан артык бер-берсенең кадерләрен белеп 3 ир бала тәрбияләп үстереп,аларнын үзләренең һәм оныкларының куанычын күреп яшиләр.Гыйлфан Әхмәтов яшь электрик булып башлаган хезмәтен  хуҗалыкта бригадир,инженер, партком секретаре, һәм инде менә авылыбыз хуҗалык булып аерылып чыкканнан соң 20 ел буе хуҗалык оешмасын җитәкли. Ел саен диярлек игенчелек,сөт җитештерү тармагы,төзелеш буенча егермедән артык район,республика күләмендәге мактау граммоталарына ия булдылар.

2007 елда Татарстанның "Иң Яхшы Авыл хуҗалыгы Оешмасы" исеменә лаек булдылар.

Гыйлфан Ризван улына бирелгән мактаулар да аз түгел, 1974 елда ВДНХ ның бронза медале,1996 елда "Татарстанның атказанган авыл хуҗалагы хезмәткәре", Хезмәт ветераны, 2005 елда "Казанның 1000 еллыгы"  көмеш медале, 2007 елда Татарстанда "Иң Яхшы хуҗалык җитәкчесе" исемнәренә лаек булган зур шәхесебез. Алдагы елларда да Гыйлфан агага,хуҗалыкта зур уңышлар теләп калабыз.

Просмотров: 1719 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 2
2 Призидент  
0
smile

1 Ильзида  
0
Гыйльфан эфэнде,Сезне олуг юбилеегыз белэн котлыйбыз!Ил-коннэргэ иминлек биреп , сау-сэламэт булып,сезгэ гаилэ бэхете,бэрэкэтле тормыш кичерергэ язсын!Эле Сез булганда Олыяз яши!Алга таба да эшегездэ зур унышлар телэп калабыз!!!


Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Гыйнвар 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования