Шушы көннәрдә авылыбызда яшәүче Бариева Бисә (БИСӘТТӘ)әбигә 90 яшь тула.Бисәттә авылыбызның күркәм кешесе, авыр сугыш елларында да бирешмичә ир-атлар кебек җиң сызганып корыч айгыр йөрткән көчле әби. Аның җилкәсендә авырлыклар күп булсада бирешмәгән,түзгән, сабыр иткән.Бүгенгесе көндә Бисәттәгә балалары,оныклары,оныкчыклары,курше-күлән,авылдашлар килеп туган көне белән котлыйлар, изге теләкләр җиткерәләр. Бездә Бисә әбигә тагыда безнең белән булуын һәм саулык,сәламәтлек,балаларының, оныкларының куанычы булуын телибез!!!
|