Язгы кыр эшләренә керештек
Инде менә Алланың биргәненә шөкер быел яз иртә килде,һәм бу язгы кыр эшләренә иртәрәк тотынып,вакытында башкарып чыгарга менә дигән чара булып тора.Татарстанның башка районнарына караганда безнең Саба районы кыр эшләренә бераз соңрак кереште, әмма кыр эшләренә чыкканга атнадан артык булса, инде менә безнең Олыязлыларда бүген беренче ашлыкны җир куенына кертте.Быел безнең хуҗалык алдында зур бурычлар тора,узган елгыдан арттырып,кабаттан республикабыз буенча беренчелектә булырга.Барлык булган көч хәзергесе вакытта кырга ташланган,хуҗалыкның алдынгы механизаторлары һәр минутның кадерен белеп көндә үз эшләрен тиешенчә башкаралар. Хуҗалыктагыларга көч,бәрәкәт,сәламәтлек һәм вакытында сыйфатлы уңыш алырга теләп калабыз."Урак-2008" - алдынгылардан булыйк.
|