Руслан- солдат
Кичә 20 ноябрь көнне авылдашыбыз Гайнуллин Руслан Васил улын армия сафларына озаттык. 19 ноябрь көнне озату мәҗлесе иде: бер төркем авыл яшьләре авыл буйлап җырлап Русланны озатты, ә кичен өйләренә җыелышып мәҗлес үткәрдек.
Руслан үзе 1984 елгы егет, быел гына Казан Аграр Университетының урманчылык факультетын тәмамлады,һәм инде менә үзенең ватан алдындагы бурычын үтәргә армия сафларына китте.
20 ноябрь иртүк сагәть 5-тә янәдән җырлап район үзәге Сабага юнәлдек.Военкомат алдында җыелган кешеләр бихисап булсада, алар 15 егетне озатырга җыелган иде. Русланның барлык дуслары изге теләкләр теләп, бигрәктә әтисе Васил абый һәм әнисе Равилә апай моңсу гына ходайдан теләкләр теләп озатып калдылар. Руслан ватаныбызны сакларга ракета гаскәренә(РВСН) га китте,ИншаАЛЛАХ без аны бер елдан көтеп калабыз.
|