» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2008 » Май » 04
29 апрельдә “Динамо-Таттрансгаз” клубының ир-атлар волейбол командасы уенчылары Россия чемпионатында өченче урын өчен узган дүртенче матчта Новосибирскиның “Локомотив”ын җиңде һәм бронза медальләр алды һәм аларны бу сезонда яулаган Чемпионнар лигасы һәм Россия Кубогы җиңүләренә өстәде.
Уен тәмамлануга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев спортчыларын уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады һәм командага Рәхмәт хаты тапшырды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
“Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, “Динамо-Таттрансгаз” клубы ир-атлар волейбол командасы белгечләре!
Татарстан Республикасында физкультура һәм спорт үсешенә керткән зур өлешегез, Татарстан яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Россия һәм Ауропаның зур турнирларында җиңүегез белән Татарстан волейболчыларның яңа буын ил волейболының легендар традицияләренә лаеклы булуын расладыгыз. “Динамо-Таттрансгаз” Россия волейболы данын яклау, җанатарлар армиясен шатландырсын өчен тагын да җитдирәк бурычлар үтәргә әзер булуга ышанам.
Россия чемпионатындагы уңышлы уеныгыз өчен рәхмәт һәм чын күңелдән уңышлар һәм яңа җиңүләр телим!” – диелгән ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавында.
2008 елның 30 апреле<
...
Читать дальше »
| |
|
|
» Календарь | « Май 2008 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|