6 май көнне Сабаның Үзәк стадионында "Стартуем вместе!" дип исемләнгән I Республика гаилә спорт ярышларының район этабы булып узды. Гаиләләр катнашында узган әлеге спорт чарасының төп максатлары: Россиядә һәм Татарстанда "Гаилә елы" уңаеннан төрле катлам гаиләләрне, шул исәптән балаларны һәм яшьүсмерләрне спортка җәлеп итү, халыкның актив ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркоманиягә, алкоголизмга, хокук бозуларга каршы көрәш алып бару. "Стартуем вместе!" ярышларының район этабында төрле авыллардан барлыгы 28 гаилә катнашты. Әти-әниләр һәм балалар йөгерү, велосипедта узышу, скакалкада сикерү, кәрзингә туп ату, кыршау эченнән чыгу кебек һәм башка бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. 7-8 яшьлек балалары белән катнашучы гаиләләр арасында 1 нче урынны Сабабаштан Миннехадиевлар, 9-10 яшьлекләрдән Кызыл Мишәдән Хафизовлар һәм 11-12 яшьлек балалары белән чыгаш ясаган гаиләләр арасында Кибәчедән Вильдановлар алды. Җиңүчеләр 12 май көнне Питрәчтә зона ярышында бәйге тотачак.
|