» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2008 » Апрель » 22 » Спорт яналыклары
Спорт яналыклары | 16:27 |
Бу көннәрдә Сабаның яшь спортчылары футбол, көрәш һәм самбо турнирларында катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты.
10-13 апрель көннәрендә Нократ Аланында Д.И.Красненков истәлегенә багышланган, балалар арасында үткән футбол турнирында Саба спорт мәктәбенең яшь футболчылары катнашып беренче урын яулап, грамота һәм медальләр белән бүләкләнеп кайттылар. 12-13 апрель көннәрендә Казан шәһәренең ачык беренчелегнә үткән милли көрәш бәйгесендә дә Сабалылар сынатмады. 7 командадан 1993-1994 елгы 104 яшьүсмер бил алышкан бу көч сынашуда шәхси беренчелектә Шыңардан Динар Закиров 36 кг-да, Шытсудан Фәнүс Мусин 43 кг-да, Керәннедән Ильяс Гыймадиев 46 кг-да, Шытсудан Илдус Идиятуллин 50 кг-да 1 нче урыннарга; Шытсудан Рифат Хидиятуллин 43 кг-да, Шыңардан Рәмис Нигъмәтуллин 55 кг-да - 2 нче һәм Шытсудан Ринас Нәбиуллин 3 нче урыннарга лаек булдылар. 12 апрельдә Киров өлкәсенең Кумен районында В.М.Чурин истәлегенә багышланган самбо көрәше буенча ачык чемпионатта катнашкан самбочы егетләребез Ришат Искәндәров белән Ришат Нигъмәтуллин 1 нче, ә Булат Шәйдуллин 3 нче урыннарны яуладылар. Егетләр Шәмәрдәннең "Яшьлек" яшьләр үзәгендә ТРның атказанган тренеры Мөдәррис Галимуллин кул астында шөгыльләнәләр. |
Просмотров: 1939 |
Добавил: Призидент
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
» Календарь |
« Апрель 2008 » |
Пн |
Вт |
Ср |
Чт |
Пт |
Сб |
Вс |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | |
|