» Статистика |
Онлайн барысы: 2 Кунаклар: 2 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2008 » Март » 27 » Сабада чангы ярышы
Сабада чангы ярышы | 16:02 |
Спорт бәйрәмен оештыручы Саба районы мәгариф бүлеге һәм аның каршында эшләп килүче балалар һәм яшьүсмерләрне физик яктан хәзерләү клубы җитәкчелеге: "Бәйгене саф һавада уздыруны максат итеп куйдык, аның организмга һәм кешенең үзенә тәэсир көче югары" - диләр. Бу юлы эстафета ярышлары бераз үзенчәлеклерәк булды. Узышта катнашучылар 2 төркемгә - кызлы гаиләләргә һәм уллы гаиләләргә бүленеп 3 чакрым дистанциядә көч сынашты. Эстафетаны иң элек әтиләр башлап җибәрде. Алардан соң узышны әниләр дәвам итте. Ә ярышны төгәлләү балаларга, ягъни улларына һәм кызларына йөкләнде. Узышларда зона турларында җиңеп чыккан 6 гаилә катнашты. Уллы гаиләләр арасында 1 нче урынны Лесхоздан Миннехановлар, 2 нче урынны Сабадан Миннегуловлар, 3 нче урынны Шәмәрдәннән Галимуллиннар алды. Кызлы гаиләләр арасында 1 нче урынга Эзмәдән Әхәтовлар, 2нчегә Икшермәдән Шәрифуллиннар, 3нче урынга Сабадан Шәйдуллиннар ия булды. Аларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ш.Зиннуров мактау грамоталары, акчалата премияләр тапшырды. Хатын-кызларга бәйрәм атрибуты - чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. |
Просмотров: 3011 |
Добавил: Призидент
| Рейтинг: 4.2/6 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
» Календарь |
« Март 2008 » |
Пн |
Вт |
Ср |
Чт |
Пт |
Сб |
Вс |
| | | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
|