Пэнжешэмбе, 09.05.2024, 01:35
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | Дин- кунел тынычлыгы | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
Коръэн кэрим [0] Вэгазьлэр [9] Яшьлэр булеге [17]
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » Статьи » Яшьлэр булеге

МЭЧЕТ АЧЫЛУ
Районыбыз берьюлы ике мәчеткэ баеды 
21 ноябрь көнне Саба районы берьюлы ике мәчетле булды. Район читендә урнашкан Олы кибәче һәм үзәктән ерак түгел Тенеки авылында азан яңгырады. Әлеге изге вакыйгалар ачылышында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиханшин, Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Дәүләт Шурасы Депутаты Фәрит Мифтахов, Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башка тантанага килгән кунаклар катнашты.
Шул рәвешле, Олы Кибәче ике манаралы булды. Яңа мәчет искесе белән янәшә урнашкан. Мәхәллә имамы Рәис хәзрәт сүзләренчә, яңа мәчет бинасы гыйбадәтханә вазыйфасын башкарыр, искесендә авыл халкына дин сабаклары укытылыр, ди. Мәчет салырга идеяны «Ак Барс» банкы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев белдергән, финанс яктан да ул тәэмин иткән. Шуңа да мәчеткә «Фәнил» дип аның әтисе исеме бирелде. Гомумән, мондый мәһабәт биналы мәчетләр Саба районында бармак белән генә санарлык. Шуның белән авыл халкы аеруча горурлана. Һәм киләчәктә мәчетләребез дә буш тормас, ди алар.
Тенеки авылында яңа мәчет булды дип әйтү бераз ялгышлык та булыр. Чөнки бу заманында инде иман йорты булган. Тик явыз дәһрилек чорында мәчетнең манарасын кисеп атырга кул сузалар. Шуннан бу бина иң элек башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп була, аннан урта белемне дә биредә укыталар. Мөфти Госман хәзрәт әйткәнчә, без әкренләп булса да асылыбызга кайта барабыз. «Әлегә кадәр беркөнне ике мәчет ачылышында катнашкан булмады», — дип, шулай ук Сабаны мактады журналистларга мөфти хәзрәт. Чыннан да, горурланырлык, чөнки әлеге мәчетне гади халык үзе җәмәгать булып төзекләндергән.
Якын киләчәктә Саба районы үзенең 50 мәчете белән горурлана алачак. Район башлыгы Рәис Миннеханов әйтүенчә, бүген районда инде 5 мәчет төзелеп ята. Озакламый аларында да сәҗәдә кылып булыр.
P.S.: Якын арада бу чаралар хакында «Вести-Татарстан», «Саба дулкыннары» телеканалларында, «Ватаным Татарстан», «Безнең гәҗит» газеталары битләрендә күрергә булачак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Категория: Яшьлэр булеге | Добавил: Призидент (04.12.2009)
Просмотров: 2931 | Рейтинг: 0.0/0 |
» Поиск
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования