Пэнжешэмбе, 09.05.2024, 02:20
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | Дин- кунел тынычлыгы | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
Коръэн кэрим [0] Вэгазьлэр [9] Яшьлэр булеге [17]
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » Статьи » Яшьлэр булеге

болгар


Җыенмы, җыелышмы?
Эльвира ГАРИПОВА

Изге Болгар җыены 1989 елдан бирле үткәрелә. Ләкин быел гына аңа республика җитәкчелеге тарафыннан шулкадәр дә зур игътибар бирелде. Әле анысы да ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев аркасында гына дигән шик бар. Әгәр ул, "Яңарыш” Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды төзеп, Болгар музей-тыюлыгы һәм Свияжск шәһәрчеген төзекләндерүгә алынмаса, быел да ул рәсми җыен булмас иде кебек.
19 июнь көнне исә борынгы Болгар шәһәрендә ата-бабалар рухына дога кылырга килгән гади халык белән төрле дәрәҗәдәге дистәләгән җитәкче (ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм Премьер-министры И. Ха-
¬¬ликов та), Россия төбәкләреннән килгән күп санлы дин эшлеклеләре катнашты. Болгар җыенына зур кунак сыйфатында Төркия, Кувәйт илләренең рәсми вәкилләре, төрле илләрдән тарихчы-галимнәр дә килде. Кыскасы, рәсми затлардан 4 дистәдән артык кеше теркәлгән, җыенда республиканың үзеннән һәм тирә-як төбәкләрдән килгән халык саны 15-20 меңләп бар, диелде: Болгарга халыкны китергән зур автобуслардан гына да тулы бер квартал барлыкка килде.
Изге Болгар җыены рәсми ачылышыннан соң, Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Исламны кабул итү хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынындагы истәлек ташына капланган ак япма алынды. Нәкъ шул вакытта ишеп яңгыр яварга тотынды. "Чынлап та, изге эш башкарабыз, корылык елында мондый яңгыр юкка гына яумас”, – диде Минтимер Шәймиев.
Болгарның киләчәге ябык түбәләр астында, ә Россиядә ислам динен кабул итү турындагы сөйләшүләр ябык ишекләр артында узды.
ТР Президенты, Республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Болгар белән Свияжскины торгызу – мәртәбәле миссия ул, дигән фикердә. Спас районы мәдәният үзәгендә барган утырышны башлап: "Татарстанда Болгар, Свияжск кебек берьюлы шундый ике зур изге урыны белән Россия күләмендә башкалар горурлана алмый, булмагач, үзләре уйлап табарга мәҗбүр, ә безгә уйлап торасы юк – тиешле тәртипкә китерәсе генә”, – диде ул. Аның сүзләренчә, әлеге объектлар табигатьнең искиткеч ямьле урынында, чит ил туристларын җәлеп итәрлек җирдә урнашкан. Шуңа күрә, Болгар белән Свияжскины торгызу эше хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә яклау һәм ярдәм табарга тиеш, киләчәктә исә ул урыннар зур гына туристлык үзәкләре булыр дигән өмет бар.
ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар һәм Свияжски һәйкәлләрен вакытында Казан Кремле кебек сак кына торгызабыз, дип сөйләде. Беренче чиратта, заманча коммуникацияләр кертү, елга вокзалы төзү, археологик казынмалар, торак йортлар төзү күздә тотыла.
Бөек Болгарда мәчет, 30 шәкертлек мәдрәсә һәм Икмәк музее ачарга уйлыйлар. Мәдрәсә Россия ислам университеты (Казан) филиалы булырга да мөмкин. Киләсе елга 2000 кешегә исәпләнгән палатка лагере өчен урын әзер
ләмәкчеләр, Көньяк капканы торгызмакчылар.
Свияжскида Успенский собор, Николай чиркәвен, Константин һәм Елена чиркәвен, монастырь училищесын, башка биналарны төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, кризиска карамастан, "Яңарыш” фондына көн саен диярлек төрле предприятиеләр акча күчереп тора. Проектта бүгенгесе көндә 547 предприятие һәм гади кешеләр катнаша. Акча бирүчеләрнең күпчелеге үзләре дә бай яшәми. "Алар өчен дога кылырга кирәк”, – ди беренче президент. "Яңарыш” фонды чираттагы акча җыю түгел. Болгар һәм Свияжскины торгызу буенча эшләр рухи мәгънәгә ия һәм кешеләргә шатлык китерә”, – дип тә өсти. Болардан тыш, тарихи-мәдәни һәйкәл-истәлекләр турында балалар күбрәк белсен өчен, ул яңа уку елын Болгар һәм Свияжск хакында кереш дәресләрдән башларга, аннары шуның буенча үз акцияләрен оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты.
Россия мөфтиләре җыелышында журналистлар катнашмады. Биредә сүз Россиядә ислам динен кабул итү көнен билгеләү турында барган. Татар-башкорт ислам җәмәгатьчелеге 922 елның 21 маен күрсәтәләр, чөнки бу көнне Идел Болгарстаны рәсми рәвештә ислам кабул итә. Ә менә кавказ мөселманнары 642 елны билгели, Дербентка (бүгенге Дагыстан) хак дин гарәп баскынчылары белән килгән, диләр. Казан үз датасын рәсмилек белән аңлата, 922 елда ислам дәүләт дине буларак кабул ителә башлавыннан саный. Уйлаша торгач, елын күрсәтми генә 21 май дип билгеләргә булалар. Шулай да Төньяк Кавказ делегатлары бу хакта үзләренә кайтып тагын бер кат уйлашырга карар кылалар. "Татарлар – Россиядә иң күп санлы мөселман халкы, без Россиядә иң озак яшәгән халык та. Дөрес карар кабул ителер дип ышанам”, – ди ТР мөселманнарының диния назәрате рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якупов.
Менә шулайрак узды җыен. Дөресрәге, журналистларга җыен түгел, күбрәк җыелыш күрсәттеләр. Хәер, бу очракта җыелышы да кирәк булгандыр. Болгарга да, Свияжскига да төзекләндерү белән беррәттән пиар, реклама да кирәк. Бүгенге көндә чит төбәкләрдән түгел, Татарстаннан да килүчеләр әллә ни күп түгел. Кунакханәләр дә төзерләр, һәйкәлләрен дә торгызырлар, ә Изге Болгар җыеныннан башка көнне тыюлыкка килмәсәләр, сарыф ителгән көчнең файдасы булырмы?

Категория: Яшьлэр булеге | Добавил: Призидент (20.07.2010)
Просмотров: 1553 | Рейтинг: 0.0/0 |
» Поиск
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования