30 июньдчә Казанда Россия ислам университетында бөтенроссия мөселманнарының икенче фестивале тәмамланды. Ябылу тантанасы, мөселманнарга хас булганча, тыйнак кына узып китте. Анда рәсми затлардан РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һәм ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре советы җитәкчесе Ренат Вәлиуллин мөселман яшьләрен сәламләде.
Билгеле булганча, мөселман яшьләренең икенче фестивале дүшәмбе көнне 23 июньдә мәшһүр Кол Шәриф мәчетендә Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Фестивальгә фатыйханы ТР мөселманнары Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс, ТР Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, Ренат Вәлиуллин, “Идел” татар яшьләре үзәге башлыгы Миләүшә Шәрәпова бирде.
Алар әлеге җыенның уңышлы булуын, бирегә килгән яшьләрнең, фестивальдә гыйлем өстәп, үзләре яшәгән төбәкләрендәге мөселманнарны үз артларыннан ияртүләрен теләде. Җыенны ачуда катнашучылар аның, берләштерә торган фестиваль икәнлеген ассызыклап, хәерле үтүен теләп, яшьләрне төп чаралар узачак Болгар шәһәренә озатты.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре Советы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Россия ислам университеты, “Идел” татар яшьләре үзәге, татарларның милли-мәдәни федераль мохтарияте уздырган җыенда атна дәвамында Россиянең 18 төбәгеннән – Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Салехард, Чиләбе, Новосибирски, Екатеринбург, Мордовия, Түбән Новгород, Удмуртия, Рязань өлкәсе, Ђстерхан, Ульяновски, Ярославль, Чуашстан, Мари Иле, Татарстан районнарыннан килгән 15-30 яшьлек мөселманнар атна дәвамында “бер казанда кайнады”. Үзара фикер алышу, күпмедер дәрәҗәдә дин әһелләре белән аралашу, чын мәгънәсендә ял итү мөмкинлеген алды.
Шәригать кануннарын истә тотып, оештыручылар кызларны - “Регина” кунакханәсенә, егетләрне аның янындагы кунак йортына урнаштырды. “Болгар” музей-ядкарьлегендә узган чараларда исә егетләр һәм кызлар бергә катнашты.
|