Душамбе, 20.05.2024, 04:32
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | Дин- кунел тынычлыгы | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
Коръэн кэрим [0] Вэгазьлэр [9] Яшьлэр булеге [17]
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » Статьи » Вэгазьлэр

рамазан

Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим!

 

Әссәләмәү  гәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ .

Изге Рамазан айлары мөбәрәк булсын газиз дин кардәшләр

Изге китабыбыз Коръәни Каримдә  Аллаһы Сөбханә вә                                           Тәгалә әйтә:

“Әй , мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту  фарыз

ителгән  кебек үк, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту

фарыз ителде”.

Пәйгамбәребез с.г.в.әйтте: “Һәр нәрсәнең зәкәте бар,

тәннең зәкәте-уразадыр

 

УРАЗАНЫҢ УНКӨННЕКЛӘРЕ

Беренчесе- рәхмәт ункөнлеге

Икенчесе – мәгъфирәт ункөнлеге

Өченчесе- Аллаһының газабыннан котылып,

Рәхмәтенә ирешү ункөнлеге

УРАЗАНЫҢ ШАРТЛАРЫ

Акылы төзек, балигълык кергән, сәләмәт, юлаучы

(мосафир) бумаган, хәез-нифас (күрем һәм  бала

тапканнан соңгы көннәр) хәлендә булмаган (хатын

-кызларга) һәр мөселманга ураза фарыздыр.Теге яки

бу сәбәп белән ураза тота алмаган мөселманнарның

аны каза кылулары да фарыз.

УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗЛАРЫ

Ният кылу.

Ашау-эчүдән тыелу.

Якынлык кылудан тыелу.

Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш,

көн үзәгендә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып

өлгерсәгез дә, дөрес  саналыр. Уразага күңелдән ният

кылу да дөрес : тел белән сүз әйтми генә  иртәгә уразада

буласыңны уйлап куйсаң,  ният дип исәпләнер.

УРАЗАНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ

Таң атканчы сәхәр ашау.

Ураза тоту сәбәпле нәфсесен гөнаһ эшләрдән тыюны

ният кылу.Буш вакытларда Коръән яки башка дини

китаплар уку.

Кояш баегач та, авыз ачу.

УРАЗА ВАКЫТЫНДА ТЫЕЛГАН МӘКРҮҺ ЭШЛӘР

Файдасыз сүзләр сөйләү.

Әдәпсез сүзләр сөйләү.

Мунчага кереп озак утыру.

Суга чумып коену.

Урман яки кибет сагызы чәйнәү.

Авыз үбү.

Авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза кылу.

УРАЗАДА ДӨРЕС САНАЛГАН ЭШЛӘР

Сатып алыначак ризыкны татып карау

Күзгә сөрмә тарту.

Балага ризык чәйнәп биру.

Мыек һәм иреннәрне майлау.

Теш чистарту.Кан алдыру.

Сөлек салдыру.

Комган белән госел коену.

Мунчага кереп тирләп чыгу.

Сабын белән юыну.

УРАЗАНЫ БОЗА ТОРГАН ЭШЛӘР.

Борчак кадәр  генә булса да ризык йоту.

Бер тамчы булса да су эчү.

Дару эчү.

Укол кадату. Күзгә дару салу.  Якынлык кылу

 

Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте (җазалы 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан Бер көнгә  бер көн каза кылына. Онытылып ашаган Кеше исенә төәү белән кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.

Төкерек яки какырык, теш арасындагы калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый. (тәмәке тартса бозыла. Авыз ачканчы түз.)

Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косканда, таң атып та, атмаган дип сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.

Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60көн ураза тотарга тиеш була, үз иреге белән бозган һәр көн уразасына да яки бер көне өчен 60 кешене ашата.

Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезә торган хатын ураза тотмасалар да булла, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кылалар.

Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек ашамый-эчми торырга тиеш.

 

Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне ашата яки туярлык ризык алырга акча бирә. Сәламәтләнсә каза уразасын тота.

(Быел фидия 100 сум)

Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә кимендә бер тәүлек мәсҗидтә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып  игътикяф кылу  сөннәт. Игътикяф кылучы ирләр мәсҗидтә ашыйлар, йоклыйлар.

Рамазан аена фитр сәдакәсен бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла. (бер кешегә20 сум  ) 50 сум, күбесе 150 сум байлыгына карап.

Тәравих намазы: Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витр намазына кадәр укыла торган 8 яки 20 рәкагать намаз. Ул икешәр рәкагать итеп 10 тапкыр яисә 4 рәкагать итеп 5 тапкыр укыла.

Һәр ике яки дүрт рәкагать саен утырып ял итү һәм зикерләр әйтү сөннәт санала.

Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатын-кызларга да сөннәттер. Аны мәсҗидкә брып уку бик саваплы һәм изге гамәл санала.

КАДЕР КИЧӘСЕ КӨННӘРЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәт гәләйһиссәлләм Кадер кичәсен Рамазаннын ахыргы 10 көн арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез дигән. Ул Рамазан аенда аның да соңгы 10 көнлегендә гыйбәдәт догаларын тагын да арттырган. Кадер кичәсе ике мөһим вакыйга белән бигрәк тә кадерле: Пәйгамбәребез пәйгамбәрлек вазифасын шушы кичтә үтәргә керешкән һәм изге китап булган Коръән шушы кичне аңа иңдерелә башлаган. Бу кичәдә фәрештәләр җирдә кешеләр янына төшеп, Адәм балаларының бу елда тәкъдир ителгән һәр бер эшләрен билгеләп куерлар. Аллаһы Тәгаләнең Кадер кичәсенең төгәл кайсы икәнен белдермәвенең хикмәте: Үзенең 99 исеме арасыннан иң олы исемен белдермәве кебек, безнең күбрәк гыйбәдәт кылуыбыз, барча исемнәрен зикер итүебез өчен. Җомга көнне дога кабул була торган сәгатьне дә белдермәве безнең Аңа гыйбадәтне күбрәк кылуыбыз өчендер.

Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә кадер кичәсендә гыйбәдәт һәм зикер кылган урыннарга төшәргә рөхсәт итәр. Алар тәгать-гыйбадәт кылучылар Аллаһы Тәгаләне зикер итүчеләр, Коръән укучылар белән бергә булырлар.  Таң атар алдыннан күккә ашарлар. Кадер кичен гыйбадәт белән үткәргән кешенең барлык гөнаһларын Аллаһы Тәгалә ярлыкар, догаларын кабул кылыр.

УРАЗАГА НИЯТ КЫЛУ.

Рамазан аенда ураза тотарга ният кылына һәм кояш чыкканчы 2 сәгать алдан сәхәр ашалып бетә. Ураза булачагына тел белән яки күңеле белән ният кылу тиештер.

Нәүәйтү ән әсүмә саумә шәһри Рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисәл-Лилләһи Тәгаалә.

Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласым илә ният кылдым, Рамазан уразасын тотмакка, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр.

Кояш баткач, уразаны тәмам кылганда, татлы җимешләр белән яки бер тәгам тоз йә су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәттер. Хөрмә җимеше белән ачканда тагын да саваплырак була.

Авыз ачканнан соң ошбу дога укылыр:

Аллаһүммә ләкә сүмтү, вә бикә әәмәнтү, вә галәйкә тәүәккәлтү, вә галәә ризкыйкә әфтартү, фәгьфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү вә мәә әххартү.

Әй, Аллаһү, ошбу уразамны мин Синең ризалыгың өчен тоттым, вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһү, инде минем әэвәлге һәм соңгы гөнаһларымны да ярлыкагыл. Амиин.

ТӘРӘВИХ ТӘСБИХЫ

Субхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт.

Сүбхәәнә зил гыйззәти үәл-газамәти үәлкүдрәти үәл-кибрийәи үәл-җәбәрууут.                                                   Субхәәнәл-мәлики-хәййил-ләзи лә

йәмүт. Сүббүхүн куддүсүр-Раббул-мәлә икәти үәррууух. Ләә илләһә илләләәһү нәстәгфируллааһ. Нәс әлүкәл-җәннәтә үә нәгүүзү бикә минән-наар.

 

 

Категория: Вэгазьлэр | Добавил: Призидент (08.09.2007) | Автор: Абуюсуф
Просмотров: 8706 | Рейтинг: 5.0/8 |
» Поиск
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования