Бисмилләһи–рахмәнир-рахим.
Барча галәмнәрне юктан бар итеп тәрбия кылыучы.Аллаһ Сөбхәнә вә тәгаләгә хәмде сәнә мактауларыбыз сөекле пәйгәмбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салават-шәрифәләребез булса иде.
Мөхтәрәм газиз дин кардәшләребез.
Сезләрне,гайләләрегезне һәм хезмәттәшләрегезне мөбәрәк Рамазан гаете бәйрәме белән ихлас күңелебездән тәбрик итәбез Аллаһ Җәнәбел Хак изгелектә булган хезмәтләрегезгәәҗер саваплар бирсен,күңелләрегезгә иман байлыгы,холыкларыгызга күркәм сыйфатлар өстәсен.Сезләргә бәхет- шатлыклар,мәрхәмәт шәфкать хикмәт- сабырлык, гайләләрегезгә өлфәт –мәхәббәт бирсен. Халкыбызга Раббуль-Гыйззә тәүфикъ- истикамәтләр, хәерле хезмәтләр мөяссәр кылсын.Кадерле ВатаныбызгаАллаһы Раббымыз тынычлык иминлек, муллык- бәракәт насыйб итсен.
|