Жомга, 03.05.2024, 05:33
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2010 » Гыйнвар » 15 » Төкле аягың белән 2010-Юлбарыс елы!
Төкле аягың белән 2010-Юлбарыс елы!
13:00
Олыяз мәдәният йорты гомер-гомергә Яңа ел тамашасын-балмаскарадны 31 декабрь көнне үткәрә. Тышкы якка сыннар ясалды,эчтә матур итеп чыршы бизәлде,сәхнәгә төрле төстәге утлар беркетелде.Тамаша 20.00 сәгатьтә башланып китте.Программа бик бай иде.Яңа ел лотореясы да уйнатылды.Концерт номерлары искиткеч иде,алар төрледән-төрле уеннар белән аралаштырып барылды.Тамашага Кыш бабай белән Кыш әбинең килүе дә үзенә бер ямь өстәде.Кыш бабай күчтәнәчләргә бик юмарт иде!Яңа өйгә күчүчеләр,яшь парлар,яңа туган сабыйлар -берсе дә читтә калмады.Юлбарыс елында туучылар да искә алынды.Бәйрәмнең кульминацион ноктасы маскарад костюмнарына конкурс иде.Детсад коллективы белән терлекчеләребез үзләренең бай фантазиясен тамашачыга тәкъдим итте.Аларга Кыш бабай үзенең бүләкләрен тапшырды.Бүләк дигәннән,һәр катнашкан артистка да бәйрәм торты өләшенде.
Яңа елны каршылаганнан соң,халык янә клубка дискотекага җыелды.Күңел ачу иртәнгә кадәр дәвам итте.Халык рәхәтләнеп ял итте!
Просмотров: 1575 | Добавил: Ильзида | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Гыйнвар 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования