Жомга, 03.05.2024, 15:51
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2012 » Март » 14 » Семинар киңәшмә-Олыязда
Семинар киңәшмә-Олыязда
20:09
Узган якшәмбедә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе белгечләре җаваплылыгы  чикләнгән "Олыяз” җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринарлар катнашында терлекчелек тармагындагы ике айлык эшкә йомгак ясадылар.   

 Хезмәт нәтиҗәләренең нинди булуы семинар-киңәшмәнең тәнкыйть шартларында узуы да ачык   күрсәтте. Терлекчелек бүлеге начальнигы И.Латыйпов чыгышыннан күренгәнчә, узып  киткән ике айда эш күрсәткечләре   бер дә мактанырлык булмаган. "Сөт җитештерүнең узган елның шушы чорыныкы белән чагыштырганда 106 процент тәшкил итүе  беребезне дә канәгатьләндерми.  Былтыр ашарга юк дип зарландыгыз. Быел барысы да бар, әмма җитештерү начар. Маллар Кировтан салам ташып  ашатканда  да  ач тормадылар, азыкның  кадере  бар  иде. Хәзер күп булгач, азыкның кадере күренми. Шуңа  күрә сыерлардан  савып  алынырга тиешле сөт тә юк”,– диде  И.Латыйпов.

   Хуҗалыкларның терлекчелек тармагында коры җәйдән соң  килгән кышлату чоры белән чагыштырганда тәнкыйтькә дә сыймаслык түбән быелгы эш күрсәткечләренә әнә шундый бәя  бирелде. Былтыр 1 мартка һәр сыердан  уртача 996 килограмм сөт савылганда, быел продуктлылыкның 10 килограммга кимүе бернинди тәнкыйтькә дә сыймый. "Курсабаш” җәмгыятендә, "Саба” җәмгыятенең Кибәче, Тимершык, Явлаштау филиалларында  исә гомумән сөт җитештерү дә узган  елның ике  ае күрсәткечләренә карата 85-95 процент кына  тәшкил иткән. (Язманың дәвамын "Саба таннары газетасынан укый аласыз).
Просмотров: 845 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования