Шимбэ, 27.04.2024, 18:51
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2010 » Декабрь » 30 » Сау бул 2010 нчы ел
Сау бул 2010 нчы ел
19:27


Менә тагын бер ел үтеп китте. 2010 нчы ел халкыбыз күнелендә мәңге сакланып калыр. Ел башыннан авыр килгән табигать үзгәрешләре авылыбыз һәм илебез халкына корылык алып килде, җәйге челлә барлык яшеллекне юк итте,урманнар янгыны тирә-юнне төтенгә күмде.Гомумән алганда безнең буынга моңарчы күрелмәгән афәт килде.Әмма халкыбыз шул исәтән безнең Олыяз халкы да бу елны ничектә җиңеп чыгарга тырышты. Авыл халкына булган төрлек малын кышлату өчен бик күп азык кирәк иде, әле алай гына түгел хуҗалык фермасындагы маллар саны 1000 баш булып,аларның санын киметмичә кышлату өчен дә яшел азык,фураж,салам,  печәнне дә ничектә табарга кирәк иде. Бу очракта безгә күрше Киров өлкәсе ярдәмгә килде,аларда буш ятучы 10-15 ел эшкәртелмәгән басулар халкыбызны коткарып калды дисәңдә була. Әмма әзер әйберне алучылар күп була,шуңада вакытында  алып кайтып урнаштырырга да кирәк. Бу өлкәдә хуҗалык җитәкчесе Гыйлфан Әхмәтов җәй башыннан ук елның авыр булуын төшенеп Киров өлкәсенә юл тотты һәм хуҗалык механизаторлары белән берлетә яшел азык хәзерләделәр,салам,печән ташыдылар. Юлларның барып кайту ераклыгы 400 чакрымнан артсада алдынгы эшчеләребез Илһам Рамазанов,Зөфәр Һадиев,Габделбәр Фәһмиевлар бригада җитәкчесе Васыйл Гайнуллиннар бик зур эшчәнлек күрсәттеләр.Ашлыкныда шул ук Киров өлкәсеннән ташыдылар,авыл халкы өчендә саламын,печәнен ташып бирделәр.Үзебездә үскән барлы-юклы уңышны да һәр бөртеген җыеп алу кирәк иде. Хуҗалыктагы эшчеләребез монда да сынатмады ,баш аграном Илнур Әхмәтов җитәкчелеге белән комбайнерлар Фиргат Шайхуллин,Әгзәм Мулетовлар, ашлык ташучы Нәкыйп Исламов һәм кайткан ашлыкны урнаштыручылар барысыда би күп көч куйдылар,аларга АЛЛАХы тәгаләнен рәхмәте булсын.Гомумән хуҗалыкта эшләүче хәр кешедә бердәм булды ,бергә булды.

 Авыл тормышында да үзгәрешләр шактый булды:  шәхси бер кибет ачылды, 2 фермер хуҗалыгы оешты. Гомумән авылда бүген  ,4 көн күреш кибете бар, 5 фермер хуҗалыгы бар, 1 ипи пешерү йорты, мәдәният йорты,балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, спортзал, мед.пункт халыкка хезмәт күрсәтә.
- Авылда яшәүчеләр 340(якынча) кеше.
- Туган балалар- 6 (4 малай,2кыз)
- Вафат булганнар-11 
- Яшь гайләләр - 2 
- Таркалган гайләләр- 1
- Яңа йорт салып чыгучылар - 1

- Авылның иң өлкән ир-аты- Габдулхак Каюмов
- Авылның иң өлкән хатын-кызы - Айсылу Әхмәтҗанова.
- Авылның старостасы- Маулит Хуҗәхмәтов.
- Авылның имамы(мулла) - Айнур хәзрәт Әхмәтов.
- Авылыбызның Остабикәсе - Гөззениса Нәгыймова.

  Киләчәккә теләкләребез шул: АЛЛАХЫ РАББЫБЫЗ безгә авыр сынаулар бирмәсә иде, киләсе еллар безгә бәрәкәт,шатлык ,иман, утырткан орлыкларыбызның тулы уңышын җыеп алырга насыйп булса иде. АМИН. 

Просмотров: 1018 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования