Якшэмбе, 28.04.2024, 10:43
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2011 » Гыйнвар » 1 » Яңа ел котлавы.
Яңа ел котлавы.
19:30
 
 
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановның район халкына Яңа ел котлавы.
Хөрмәтле райондашлар!
Без бүген иске ел белән хушлашып, Яңа – 2011 елга аяк басабыз. Дөресен әйтергә кирәк, тарихта калачак ел үзенчәлекле булды. Уңышлы гына башланып киткән елның җәе безне һич көтелмәгән корылыгы белән сынады. Авыл хуҗалыгына аеруча авыр булды. Сынау елы безгә халык хуҗалыгы тармакларының бер-берсенә ни дәрәҗәдә бәйле икәнен ачык күрсәтте. Ел авыр булса да, терлекчелек продуктлары җитештерүдә 2009 ел күрсәткечләре белән чагыштырган үсешкә ирешә алдык. Авыл хуҗалыгы белән эшкәртү предприятиеләрендә эшләүчеләр дә үз вазифаларын үтәп, бер-бергә матур нәтиҗәләргә киләләр.
Узган елның төп нәтиҗәсе шул: корылык белән бәйле шартларда тормыш-көнкүрешнең социаль яктан кискенләшүенә юл куелмады. Социаль үсешнең төп программаларын гамәлгә ашыру, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре, элеккечә, тулы күләмдә дәвам итте, сыйфат күрсәткечләре яхшыру ягына үзгәрде.
Узган 2010 ел тарихи истәлекле даталар бәйле хәлиткеч вакыйгалар елы булып кереп калды. Май аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллык данлы юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үттек. Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алдык, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олыладык. Ветераннарның тормыш шартларын яхшырту, торак төзү юнәлешендә эшләр башкарылды.
Узып баручы ел безне шулай ук Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгы, районыбыз оештырылуның 80 еллыгы бик истәлекле тарихи вакыйгалары белән дә шатландырды. Әлеге юбилей даталары безгә чорлар бәйләнешенең, буыннар дәвамчылыгының асылына тагын да төшенергә ярдәм итте, чөнки бүгенге көн казанышларына үткән елларда нигез салынган.
2010 елның Укытучылар елы дип игълан ителгән иде. Дөрестән дә, әлеге һөнәр ияләреннән дә олы, дәрәҗәле кеше юк. Иң беренче укытучыларыбыз – әти-әни. Укытучылар елында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүнең яңа сәхифәләрен ачтык. Районыбыз мәгарифендә үзгәрешләр бик күп, башлангычка юл юру кыен булса да, ахыргы нәтиҗәләр куанычлы. Яңа ел алдыннан гына Килдебәктә урта мәктәп бинасын файдалануга тапшырдык. 2010 елда мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләрне кертү проектлары старт алды. Мәгарифтә балалар бакчаларыннан, башлангыч сыйныфлардан ук физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә, һәрьяктан үскән шәхес формалаштыруга игътибарны нык арттыру, яңа стандартларга күчү бурычын гамәлгә ашыру дәвам итте. Дөрес, әле укучыларга физик тәрбия бирү юнәлешендә әле күп эшләрәгә, спорт залларына йөрүчеләрне арттырырга кирәк булачак.
Агымдагы елда мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз булды, матур гына концертлар узды, халыкның мәдәни ялын оештыруга игътибар артты. Сәламәтлек саклау эшендә дә зур үзгәрешләр булды. Кешеләрнең гомерен озаная баруын статистика да күрсәтә һәм бу инде табибларыбыз тырышлыгы белән дә бәйле. 2010 ел шулай ук спортта ирешелгән уңышларыбыз белән дә истә кала. Республика спартакиадалаларында ел да күркәм нәтиҗәләргә ирешәбез һәм зур бүләкләр алабыз.
Безнең бүгенге ирешкәннәребез матур итеп, фидакарьлек күрсәтеп эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килгән казанышлар. Ирешкән уңышларыбызның һәрберсе безнең өчен бик кадерле. Яңа ел якынлашкан сәгатьләрдә районың барлык тармакларында эшләүчеләргә социаль-икътисадый үсеше өчен куйган хезмәтләре, кылган игелекле гамәлләре өчен мең рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бу бәйрәм көннәре һәрвакыт ниятләр һәм изге теләкләр тормышка ашу, яңару һәм уңышларга ирешү өметләре белән бәйле. Инде Яңа елда райондашларыбызга шулай бердәмлек белән эшләргә, иҗат итәргә язсын, нинди хыялларыбыз бар, барысы да тормышка ашсын. 2011 елга планнарыбыз бик зурдан һәм мин куелган максатка ирешербез дип ышанам. Барыбыз да һава шартлары уңай килеп, уңышларыбыз булыр дигән теләктә калабыз. Яңа ел тормышыбызга – муллык, йортларыбызга иминлек, һәркемгә бәхет китерсен.
Яңа ел котлы булсын! Киләсе 2011 елның һәр көне районыбыз тарихына матур сәхифә булып язылсын.
Просмотров: 3373 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Гыйнвар 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования