Жомга, 29.03.2024, 00:49
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1929
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2012 » Октябрь » 18 » Рәмзия Хуҗәхмәтовага-50 яшь
Рәмзия Хуҗәхмәтовага-50 яшь
21:48
Рәмзия Хуҗәхмәтова югары белем турында химия-биология укытучысы дипломы алгач, хезмәт юлын Эзмә урта мәктәбендә башлый.

  Яшь укытучы балаларга белем бирү белән беррәттән, мәктәп яны тәҗрибә участокларында да зур эшләр алып бара. Шуның нәтиҗәсендә укучылар биологиядән фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Рәмзия Рәшит кызы балалар күңелендә химия-биология фәненә мәхәббәт тәрбияли.

 Эзмә урта мәктәбендә унөч ел тәҗрибә туплаган мөгаллимә 1999 елда Олыяз башлангыч мәктәбенә мөдир итеп күчерелә. Белемен, бөтен җанын-тәнен биреп, җиң сызганып эшкә керешә. Иң элек су кертү мәсьәләсе хәл ителә. Аннары коллектив белән мәктәпнең ишек алдын яшеллеккә  күмү эшенә керешәләр. Яз-көз кулларыннан көрәк төшми. Мәктәпнең әйләнә-тирәсенә җиләк-җимеш агачлары утыртыла. Яшелчә бакчасында түтәлләр саны елдан-ел арттырыла барыла. Мәктәп балаларының үзләренә ел әйләнә җитәрлек витаминлы азык әзерләнә. Үз ихтыяҗларыннан артканы "Олыяз” җәмгыяте ашханәсенә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә тапшырыла. Балаларның күзләре матурлык күреп үсәргә тиеш, дигән максатны күздә тотып, мәктәп биләмәсе иртә яздан көзгә кадәр берсе артыннан икенчесе шаулап чәчәк ата торган күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләргә күмелә. Мәктәп гөлбакчасы балаларның гына түгел, хәзер бөтен авыл халкының күзен иркәли, җанын дәвалый, тирә-якка нур чәчә торган урынга әйләнде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Лидия Әхмәтова,

Олыяз башлангыч мәктәбе укытучысы.
Просмотров: 1377 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Октябрь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования