Сишэмбе, 30.04.2024, 15:59
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2011 » Июнь » 22 » Олыязда Сабантуй
Олыязда Сабантуй
23:10
16.06.2011

12 июнь көнне Олыяз авылында Милли бәйрәмебез Сабантуе гөрләде. Яшел болын өстендә олысы- кечесе бәйрәм итте. Бәйрәм кыр батырларын бүләкләү белән башланды. Район вәкиле дә хакимиятнең котлавын җиткерде. 

Халык төрле уеннарда үзен сынады. Балалар акча җыю, конфет җыю уеннарын яраттылар. Ир- атлар үз көчләрен таяк, аркан тарту, кул көрәше, милли көрәштә сынады. Хатын- кызлар да калышмады, таяк тарту, кул көрәше,  иң күп йомырка ашауда үзләрен сынадылар. Татар биюен иң оста башкаручыны билгеләделәр. Бәйрәмне башыннан ахырына кадәр матур музыка бизәде. Бу җырлар барысы да Сабантуй турында иде. Барлык теләгән кеше концертта үз сәләтен күрсәтте.     

Сәүдә рәтләрендә җаның теләгән товарны сатып алырга мөмкин иде. Авылның яшьләр, урта яшьтәгеләр, укучылар командалары арасында волейбол ярышлары да оештырылды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

 Сабантуе батыры булып Олыяз авылы көрәшчеләре арасында Шайхуллин Фиргать билгеләнде. Сабантуе төнгә кадәр дәвам итте. Авылым халкы тырышып эшли, күңелле итеп ял да итә белә.
   И.МГалиуллин
Просмотров: 986 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования