1 апрель көнне Олыяз мәдәният йортында "Көлке кичәсе” тамаша- концерты булып узды. Анда авылыбызның яшь сәхнә үзешчәннәре чыгыш ясады. Тамаша җыр, бию, күңелле мәзәкләр, кызыклы күренешләр белән үрелеп барды. Тамашачы рәхәтләнеп көлде, азга гына булса да тормыш мәшәкатьләрен онытты, авырулары юкка чыкты. Билгеле, көлдең дә бөтен авыруларың юкка чыга дип уйлау хата булыр. Көлү төп дәвалау алымнарын алыштыра алмый. Ләкин өстәмә дәвалау чарасы буларак, файдасына шикләнмәскә мөмкин. Шәүкәт Галиев бик дөрес әйткән: көлегез, көлегез, файдасы күп - белегез.
"Көлке кичәсе”ннән Олыяз авылы халкы шундый максат белән таралышты. Кичәне яшьләр заман биюләре, татар биюе белән дәвам иттеләр.
филиал мөдире Галиуллин И.М.
|