Саба районы Олыяз авылының аерым хуҗалык булып яшәвенә 20 ел тулды. Шул уңайдан авылыбызда 6нчы ачык авыл спартакиадасы үткәрелде. Балалар, өлкәннәр, ветераннар арасында татар-башкорт көрәше, өстәл теннисы, скакалка сикерү, кул көрәше ярышларында ир-атлар һәм хатын- кызлар бик теләп көч сынаштылар. Ветераннар көрәше иң күңеллесе булды. Хадиев Шәйхулла-1 урынны, Хөснетдинов Хәсән-2 урынны, Бәдретдинов Хәбир- 3 урынны яуладылар. Шулай ук Ахметов Райнур, Габизов Илнар, Галиуллин Гайнаннар да татар- башкорт көрәшендә үз көчләрен сынадылар. Абсолют батыр исеменә Шәйхуллин Фиргать лаек булды. Хатын- кызлар арасында кул көрәшендә Алия Гатауллина 1 урында, Алинә Фагмиева 2 урында, Фәния Габдуллина 3 урында. Өстәл теннисы ярышларында укучылар да, авыл яшьләре дә үз осталыкларын сынады. Барлык ярышларда җиңүчеләргә мактау грамотасы һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең спонсоры - хуҗалык җитәкчесе Гыйльфан Ахметов, спорт ярышларын оештыруда Райнур Ахметов зур тырышлык куйдылар.
Мәдәният йортына җыелган авыл халкы бик кызыксынып үткән елларда төшерелгән бәйрәм-тамашаларның видео язмаларын карады. Тарихи сәхифәләрне барлау һәр кешене яшьлегенә алып кайтты, хәтирәләрен исенә төшерде.
Авыл халкы зур казанда пешкән пылау, тәмле чәй белән сыйланды. Сәүдәләр дә гөрләп торды, кибет тирәсендә бала-чага тәм-том белән сыйланды. Күңелле бәйрәм тантанасыннан авыл халкы күтәренке кәеф белән таралышты.
Бәйрәм тантанасы әле 13 апрель көнне дә дәвам итәчәк. Бу көнне авыл мәдәният йортында Зөлфәт Зиннуров концерты булачак.
Галиуллин Ирек
|