Жомга, 29.03.2024, 12:52
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1929
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2016 » Сентябрь » 4 » Олыяз авылының сабак(белем) тарихы
Олыяз авылының сабак(белем) тарихы
16:21

1917 елның Октябрь переворотына кадәр, татар авылларында уку-укыту эшләрен , башлыча , шул авылның мулласы алып барган. Һәр авылның мулласы , басуларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, мәчеттә балаларга һәм яшүсмерләргә дәресләр биргән , гарәп хәрефләре белән укырга-язарга; догалар ятларга, намазлар укырга өйрәткән. Шуның өстенә, күпчелек муллалар, арифметика география, табигать белеме тарих фәннәре буенча башлангыч мәгьлүматлар биргәннәр. Мәчетләрдә парталар булмаган. Шәкертләр дәресләрне идәнгә утырган килеш, ә кайберләре тәбәнәк кенә итеп ясалган эскәмияләргә утырып укыганнар.

Абыстайлар кыз балаларны үз өйлерндә укырга-язарга, намаз укырга , догалар укырга өйрәткән.

XIХ гасыр урталарында Казан губернасындагы авылларда 430лап татар мәктәбе булган. Аларнын иң зур күпчелеге башлангыч мәктәпләр булган. Урта мәктәпләр нигездә интеллигенция вәкиллэре хәзерләгәннәр.

XVIII гасыр ахырында Мамадыш өязе хэзерге көндә Саба районы Сатыш авылында мәдрәсә ачыла

Саба-Олыяз төбәгендәге авыл муллаларның күпчелеге Сатыш мәдрәсәсен тәмамлаган бул­ган. Югарыда күргәнебезчә, Олыяз балалары, яшүсмерләр грамотаны мәчеттә авыл мулласыннан hәм абыстайлардан алганнар. 1910 елда мәчет каршында мәдрәсә оештырылып, анда Габдрахман исемле хәлфә дини сабаклар укыта һәм фәнни белемнәрдән: арифметика, табигать белеме, тарих һәм география буенча башлангыч мәгълүматлар биргән.

1923 елда Олыязның үзендә башлангыч мәктәп ачыла. Олы яшьтәге Садыйкова Нәфисҗамал карчык узенең зур, ләкин иске өен мәктәп итеп файдаланырга бирә (үзе дә шунда ук тора).

1930 елда Яхин Хафизулла мулланы раскулачить итеп, Магнитогорскка сөргәч, аның ике катлы өен мәктәп бинасы итәләр. Анын түбән катында мәктәп ашханәсе һәм укытучылар бүлмәсе, өске катында уку класслары урнаштырыла . Олыяз мәктәбенең беренче укытучылары – Хәбибуллин Миңнулла һәм Якупов Сабирлар була. Соңрак Ханнанов Мулланур , Галимуллин Миңлебайлар , ә 1935 елдан башлап Таһирова Гайшәләр укыталар . Күрсәтелгән ир укытучыларның дүртесе дә Бөек Ватан сугышына алыналар һәм барысы да сугышта вафат булалар.

Сталинның тоталитар - террористик диктатурасы идарәсе чорында мөселман халкын, шулар рәтенә татар халкын дискриминацияләу политикасының дәвам итүе нәтиҗәсендә, 1929 елда гарәп графикасы латин графикасына, ә 1939 елда латин графикасы рус графикасына ( кириллицага) алмаштырылды. Бу хәл татар культурасының үсешен тоткарлый, күп кенә матбугат басмалары төрле китаплар озак еллар буена кабат басылмый. Гарәп графикасында басылган китаплар да, латин графикасында басылган китапларны да яндыралар, бик күп исемдәге әсәрләр бөтенләйгә юкка чыгалар.

Олыяз башлангыч мәктәбе директоры һәм укытучысы булып 1935 елдан 1960 елга кадәр Таһирова Гайшә эшләде. Таһирова Гайшә кече күңелле шәфкатьле, көчле рухлы укытучы булган. Ул үз хезмәтенә бирелгән, балалар күңелен аңлый белүче, укучыларга төпле белем бирү өчен нык тырышып эшләде. Таһирова Гайшә дә Олыязга килгәннән башлап, пенсиягә чыкканча 25 ел буена пропагандист булып эшләде. Дәресләре беткәч, фермада агитатор буларак савымчылар белән әңгәмәләр үткәрде, стена газетасы чыгарды .

Укучылар өчен янып-көеп эшләде, аларның ата-аналарына да акыллы төпле фикерләре белән киңәшләрен бирде. Совет дәүләте Таһирова Гайшәнең хезмәтен зур бәяләде. Аны Хезмәт Кы­зыл байрагы ордены белән бүләкләнде .

1960-1976 елларда Олыяз мәктәбе мөдире һәм укытучысы булып Сафина Рабига эшләде тапшырылган эшкә җаваплы, нык ихтыярлы , алга куйган максатын тормышка ашыруда чапты-йөгерде, теләгенә иреште. Иске, тузган мәктәп бинасын ремонт үткәрү белән генә сакларлык түгеллеген күреп, аның урынына яңа бина салдырту өчен авыл Советы утырышларында, колхозчыларның гомуми җыелышларында дәвамлы рәвештә яңа бина салуның кирәклеге турында чыгышлар ясады, район Советына ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Теләгенә иреште, кирпечтән 4 класс кабинетыннан һәм укытучылар бүлмәсеннән торган яңа мәктәп эшләтүгә иреште.

Анын тырышлыгы, үз эшенә намуслы каравы нәтижәсендә Олыяз мәктәбе алдынгылар рәтендә бара. Тырышлык бушка китми. 1967нчы елның августында Рәбига апага "Халык мәгарифе отличнигы" значогы тапшырыла.

Педагог буларак, ул Киров исемендәге колхозда хатын-кызлар Советына җитәкчелек итә. Шушы хезмәтләре өчен ул Почет грамотасы белән бүләкләнә. Рәбига апа Сафина балаларны бик ярата иде. Анын укучылары илебезнең төрле почмакларында Ватанга, халыкка хезмәт итәләр.

Халыкка белем бирү өлкәсендә озак еллар намус белән эшләгәне өчен иптәш Сафина Р.С. "Хезмәт ветераны” медале белән буләкләнә.

Лена апа Фазылова 1 ел Шекше һәм Казаклар мәктәпләрендә эшләганнан сон, 1960нчы елда Олыяз башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләнелә. 1966нчы елда читтән торып Казан дәүләт университетының тарих - филология факультетының тарих бүлеген тәмамлый.

1976нчы елдан башлап, пенсиягә киткәнче (1986нчы елга кадәр) мәктәп белән җитәкчелек итә. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән, җәмәгать эшләрен дә намус эше, бурычы дип саный. Олыяз бригадасында политик мәгариф челтәрендә 25ел пропагандист булып эшли. Сайлау участогында җаваплы эшләрне башкара. Бригада стена газетасының редак­торы була.

Лена апа Фазылова намуслы хезмәте өчен Мактау граматолары һәм "Хезмәт ветераны" медале белән буләкләнә. Аның укучылары төр­ле профессия кешеләре. Алар арасында инженерлар, врачлар, педагоглар, эшчеләр игенчеләр бар.

Олыяз башлангыч мәктәбе белән 1988-1989 нчы уку елыннан башлап 1998-1999 нче уку елына кадәр Гөлнур Хәсәнова житәкчелек итә. Гөлнур апа беренче көннән үк җиң сызганып эшкә тотына. Мәктәпнең материаль-техник базасын баетуда үзеннән зур өлеш кертә ул. Укытучылар коллективы белән бергәләп хезмәт һәм туган якны өйрәнү бүлмәләре оештырыла. Хезмәт бүлмәсе укучыларның кул эшләре, эш кораллары, төрле стендлар белән тулыландырыла. Ә ту­ган якны өйрәнү бүлмәсенә килеп керсәң, ниләр генә күрмисең анда! Анда әби-бабаларыбызның моннан бик күп еллар элек эшләгән эш коралла­ры да, элеккеге табак-савытлар да, Олыяз һәм мәктәп тарихын чагылдырган стендлар да, татар халкының милли киемнәре һәм башка бик күп экспонатлар бар.

Гөлнур апа - методиканы тирәнтен белүче, балаларны чын күңелдән яратучы укытучы ул. Ул Казан дәүләт институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган.

Белем һәм тәрбия өлкәсендә зур хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнә. Тырышкан бушка китми, билгеле. Педагог хезмәтенә югары бәя бирелеп, аңа "Укытучы-методист” исеме бирелә. Мәктәпнең тәҗрибә участогы районда алдынгылар рәтендә бара. Мәктәпкә ел саен мәктәп коллективы көче белән ремонт ясала. Гөлнур Хәсәнновнаның фидакарь хезмәте "Мәгариф отличнигы" исеме белән бәяләнә. Ул укыткан балалар илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итәләр.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Баймөхәммәтова Язилә Фәткелислам кызы Арча педагогия училищесын 1976 нчы елда тәмамлый. Ул Кече Кибәче башлангыч мәктәбенә эшкә җибәрелә. Анда ел эшләгәннән соң, яшь укытучы Олы Нырсы урта мәктәбенең рус башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Балаларга белем һәм тәрбия бирү белән бер рәттән авыл яшләре-комсомоллар арасында пропагандист вазыйфасын да намус белән башкара. Язилә Фәткелислам кызы үзен тырыш, белемле, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы педагог итеп таныта. Укучылары да аны беренче дәресләрдән үк үз итә башлыйлар, белем алуга омтылышлары көннән-көн арта бара. Ата-аналарның хөрмәтен тоеп эшли яшь укытучы.

Менә1980-1981 нче уку елында Олыяз башлангыч мәктәбендә әзерлек сыйныфлары ачыла. Балаларны алты яшьтән мәктәпкә кабул итә башлыйлар. Һәм уытучы үзенең туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Бу мәктәптә ул әзерлек сыйныфы укучыларына фән нигезләрен төшендерә, ә 1,2,3 сыйныфларда рус теленең ана теле кебек үк мөһим булуына басым ясап, рус теле дәресләрен алып бара .

Язилә Фәткелислам кызы һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның яшь үзенчәлекләренә игътибар итеп, алдынгы педагогик алымнар кулланып эшли. Бу тырышлыкның нәтиҗәсе дә күренә. Ул 1995-1996 нчы уку елында “Өлкән укытучы” исеменә лаек була. Ата-аналар белән дә уртак тел таба укытучы. Мәктәп тә даими рәвештә “Ачык ишекләр” көне үткәрелә. Балаларның аң дәрәҗәсен үстерү, физик яктан чыныктыру, җәмәгать тормышы белән кызыксындыру тәрбияләү – укытучының педагогик эшчәнлегендә төп юнәлешләр әнә шундый. Укытучы үз белемен тирәнәйтү өстендә эшләүне дә төп максат итеп куя. Казанда укытучыларның белемен күтәрү иниститутында курслар үтә. Гөмер аккан су кебек тиз үтә икән ул. Менә Язилә Фаткелислам кызының да педагогик эшчәнлегенә 2007 елда 30 ел тулды. Шушы уңайдан аны Саба муниципаль бүлеге Мактау грамотасы белән бүләкли, “Укытучы-методист ” дигән дәрәҗәле исем бирә.

Гыйлфанова Илүзә Хәсән кызы, 1993елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Олыяз башлангыч мәктәбенә укытучы итеп эшкә билгеләнелә. Ул балаларны чиксез яратуы, киң күңелле, ачык йозле булуы белән коллективта үз урынын таба, әти-әниләр тарафыннан хөрмәткә ирешә.

Илүзә Хәсән кызы, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр, дәреснең, дәрестән тыш чараларның төрле формаларын һәм структураларын кулланып эшли. Һәр балага индивидуаль якын килеп культуралы аралашу, әдәплелек, әхлакый мөнәсәбәтләрне, психик һәм физик сәләтлекне саклауны максат итеп куя. Ул шулай ук җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша һәм һәр эшен төгәл үтәүче педагог.

1999 елда мәктәпкә мөдир итеп Казан дәүләт педагогия иниститутының химия-биология бүлеген тәмамлаган, энергияле яшь белгеч Рәмзия Хуҗәхмәтова билгеләнде.

  • урта мәктәбендә 13 ел эшләп, мәгәриф өлкәсендә тәҗрибә туплаган укытучы, мәктәпкә яңа сулыш өрде.Ул иң элек мәктәпкә су кертеп участокта яшелчә һәм чәчәкләр үстерүне җайга салды. Үстерелгән яшечәләр халыкка, җәмәгать туклану оешмаларына “Олыяз” күмәк хуҗалыгына тапшырыла. Мәктәп балаларының үзләренә ел әйләнә витаминнарга бай продукция әзерләнелә. Мәктәп яны аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп авылга ямь биреп тора. Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләп кечкенәдән хезмәт белән тәр бияләнеп үсәләр.

Ике буын балаларын тәрбияләп, 35ел хезмәт иткән мәктәп үзе дә бик зур ремонт тәлап итә иде. Иң беренче чиратта мәктәп өр яңа рәшәткәләр белән әйләндереп алынды һәм буялып куелды. Тузып череп баручы сайгаклар ремонтланды . Су үтеп утыручы түбә яңасы белән алыштырылды.

Түшәмнәр өлешчә яңартылды. 2004 нче елны җылыту системасында үзгәрешләр булып, яңа котельный эшләнеп, мәктәп зәңгәр ягуык белән тәэмин ителде. Заман таләпләреннән арта калмыйча электр үткәргечләре алыштырылды, телефон өлемтәсе белән тоташтырылды. Бүгенге көндә мәктәптә: музыкаль үзәк, интернетка тоташтырылган компьютер балаларга тирәнтен белем алырга ярдәм итә. Шулай ук мәктәптә спортка да әһәмият артты: яңа чаңгылар, конькилар кайтты. Конькилар белән балалар гына түгел өлкәннәр дә файдалана. Бу ремонт эшләрен алып барырга, инвентарьләр алу өчен Рәмзия Рәшитовнага бик күп җитәкче түрәләрнең бусагаларын таптарга туры килде.

Балаларга белем алдан төзеп расланган план нигезндә бирелә. Белем дәрәҗәсе елдан ел күтәрелеп бара. Нәтиҗәсе дә куанычлы. Шушы мәктәптә әлифба өйрәнгән балалар бүгенге көндә район олипиадаларында катнашалар, укуларын техникумнарда, иниститутларда дәвам итәләр. Мәктәп коллективы әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә тора. Ата-аналар җыелышында тәҗел мәсьәләләр күтәрелеп бергә бергә хәл ителә. Укучыларның әти-әниләренең күпчелеге Рәмзия Рәшитовнаның элеккеге үз укучылары булуы да моңа зур этәргеч ясый.

Укыту заман таләпләре белән барсын өчен, Рәмзия Рәшитовна үз өстендә нык эшли һәм хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә. Мәктәп спорт ярышларында актив катнаша. Төрле концертлар, кичәләр, бәйрәмнәр даими уздырылып тора. Спонсорлар табып, ел саен балалар өчен сабантуй уздыру матур гадәткә әйләнде. Мәктәп Пүкәл китапханәсе, күрше авыл мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә тора.

  • мәгариф бүлеге мәктәптә башкарылган эшләр белән кызыксынып тора. Эшләгән эшләренә югары бәя бирә. Тәҗрибә участокларындагы эшләре, мәктәпне яңа уку елына әзерләү өчен, спорт ярышларында актив катнашкан өчен ел саен призлы урыннар ала, грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнә.

Олыяз башлангыч мәктәбен тәмамлаган күп кенә укучылар илебезнең төрле почмакларында эшлиләр.

Югары белемле инженерлары: Камил Низамов, Илсөя һәм Генар Цыгановлар, 3әкәрия Гарифуллин; урманчылык буенча инженерлар: Рушан һәм Булат Нәгыймовлар; педагоглар: Габделбэр Гомәров, Хажирә Галиуллина, Лена Фазылова, Язилә Нурмиева, Гайшә Гараева, Гөлфинур Гарифуллина, Эльмира Вәлиуллина, Энҗе һадиева, Роза Дәүләтшина; врачлар: Гайшә Гомәрова, Радик Дәминов, Сәрвия Гомәрова (Боек Ватан сугышында катнашкан), югары белемле авыл хужагы белгечләр: Гарафеттин Исламов, әтиле-уллы Шәйхулла һәм Илфар Һадиевлар, Илдар Хаҗиәхмәтов, Ришат Нурмиев; партком секретарьлары: 3акир Нурмөхәммәтов, Гыйлфан Әхмәтов (хәзерге вакытта "Әхмәтов" исемендәге күмәк хуҗалыгы рәисе); Совет Ар-миясе офицерлары: Муса Гайсин, Муллагали Дәуләтшин һәм күп санлы махсус урта белемле белгечләр алдынгы механизаторлар һәм тереклекчеләр авылларыбызның, илебезнең горурлыгы булып саналалар. Алдынгылардан үрнәк алыйк!

2016 елның август аенда билгесез сэбаплэр аркасында мэктэпне яптылар

Просмотров: 512 | Добавил: Akhmet | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Сентябрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования