28.03.2011
23 март көнне Олыяз авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне үзләренең матур чыгышлары белән укучылар башлап җибәрде, ә алардан соң эстафетаны бакча балалары, авыл яшьләре дәвам итте. Концерт карагач авыл халкы мәдәният йортында Нәүрүз коймагы белән чәй эчәргә һәм пылау белән сыйланырга өстәл янына җыелды. Ул арада спортзалда балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар башланды. Олыяз авылы халкы бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, сыйланды һәм Нәүрүз бүләкләренә ия булды.
Филиал мөдире Галиуллин И.М
|