» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2010 » Март » 23 » Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз мөбарәкбад! | 16:01 |
Ел саен көн белән төн тигезләшкәндә Нәүрүз бәйрәме үткәрү гадәткә кергән. Ә Олыяз мәдәният йортында әлеге бәйрәм 22 март көнне үткәрелде.Матур бизэлеш һәм җанлы музыка үзенә дәшеп торды.Бу көнне табигать тә икенче төрле карады, кояш та үзенең җылы нурларын сипте.Мәдәният йорты каршында сәүдә гөрләде.Бу бәйрәмне бигрәк тә балалар сагынып көтеп ала. Бәйрәмнең иң күңелле моменты аның хуҗабикәсе - Нәүрүз кызын каршы алу булды.Ул үзенең изге теләкләрен җиткерде, кечкенәләргә, өлкәннәргә күчтәнәчләрен өләште.Нәүрүз кызы халыкны нәүрүз боткасын авыз итәргә дәште,тәмле коймак белән чәй эчтеләр.Бу көнне җыр-музыка,күңел ачу тынмады.Бәйрәмне оештыруда үзләреннән өлеш керткән ООО Олыяз җәмгыятенә, бирнә,продукция белән тәэмин иткән халыкка рәхмәт әйтелде.Олы рәхмәт шулай ук Нәүрүз боткасы,коймак пешерүче балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективларына җиткерелде.
|
Просмотров: 2033 |
Добавил: Ильзида
| Рейтинг: 5.0/2 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
» Календарь | « Март 2010 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|
|