Жомга, 03.05.2024, 02:04
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2010 » Гыйнвар » 19 » Котлыйбыз!!!
Котлыйбыз!!!
17:14

null20 Гыйнвар көнне  авылыбызда яшәүче Әхмәтова Суфия Гәптелгалләм кызына 60 яшь тула.Без шул уңайдан авылдашыбызны чын йөрәктән шушы үзенә генә хас булган зур юбилее белән котлыйбыз.Суфия Галләм кызына булган барлык изге теләкләр һәм куанычлы картлык,балаларының һәм оныкларыныә куанычын күреп исән-имин яшәүләрен телибез.

Суфия апа 1950 елның 20 гыйнварында Саба районының Түбән Утар авылында 6 бала(төпчек) булып дөньяга килә. Сугыштан соңгы авырлыкларны аларга да күрергә туры килә. Әти -әни назы белән уссәдә 8 класста укыганда Гаптелгалләм абзый 70 яшендә доньядан китә һәм Суфия ханым әнисе Бибигазизә апа белән икәү генә калалар, (чөнки башка балалар сугышка кадәр туу сәбәпле читтә бәхет эзләп киткән булалар).Суфия апа шуннан соң гайләне үз өстенә ала һәм терлекчелектә эшли башлый.Суфия Галләм кызы зур тормыш сукмагы аша үткән елларын горурланып искә ала. 18 яшендә аны районның беренче секретаре Курсабаш авылына авыл советы рәйсе итеп билгели.Зур җаваплылыкны ышанып тапшыру яшь кыз балага авыр булсада Суфия Галләм кызы үзенең эшен тиешенчә алып бара һәм район җитәкчеләреннән мактаулы сүзләр генә ишетеп тора.5 ел дәвамында әлеге хезмәтне башкарганнан соң ул Олыязның матур бер егетенә кияүгә чыга. Гыйлфан Ризван улы Әхмәтов белән алар 35(1 июнь1975 ел) елга якын гомер итеп киләләр  һәм 3 малай тәрбияләп үстерделәр.Кияүгә чыккачта Суфия ханым зоотехник,завферма кебек җаваплы эшләрдә эшләде һәм соңгы елларны матур гына авылыбызның кибетендә  сатучы булып авыл халкына хезмәт күрсәтә. Җаваплы эшенә тугры караган кешене бөтен җирдә дә хөрмәт итәләр һәм яраталар -Суфия апа шундыйлардан.Матур тормыш,ак бәхетләр юлдаш булсын бәхетле булыгыз,исән-имин яшәгез!

Просмотров: 1629 | Добавил: абый | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
1 Gulsina  
0
Исэнмесез! Нинди матур сайт!Бик кирэкле.Чит илдэ яшэуче авылдашлар очен дэ бик яхшы.


Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Гыйнвар 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования