» Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|
Главная » 2012 » Октябрь » 17 » “Хезмәтең мактаулы, хөрмәтең зур, изге эшең белән горурлан!”
“Хезмәтең мактаулы, хөрмәтең зур, изге эшең белән горурлан!” | 21:33 |
Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч мәктәптә "Хезмәтең мактаулы, хөрмәтең зур, изге эшең белән горурлан!” дип исемләнгән юбилей кичәсе үткәрделәр. Әлеге кичә 26 ел укытучы булып эшләүче һәм үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хуҗәхмәтова Рәмзия Рәшит кызына багышланды. Юбилярны котларга район мәгариф бүлегеннән (Гүзәлова Г.М., Кәримуллина В.Э.), Эзмә җирле үзидарә башлыгы Гайфиев Р.Ш., Эзмә урта гомум белем бирү мәктәбе дирекциясе, хезмәттәшләре, укучылары, ата-аналар, авылдашлар килде. Алар үз чыгышларында Рәмзия Рәшитовнаның тормышын һәм эшен югары бәяләделәр. Һәр чыгыш концерт номерлары белән чиратлашып барды.
|
Просмотров: 1293 |
Добавил: Призидент
| Рейтинг: 5.0/1 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|