"Кэеф ничек" газетасы үткәргән кнкурста безнең Олыяз авылыннан Энҗе Галиуллина катаншып беренче урынны алды.Без авылдашлар аны котлыйбыз һәм алдагы конкурсларда да җиңүләренә өмет итеп калыйк. Сезнең ихтибарга газетаның махсус сайтыннан сәхифә. "Бер күрешү – үзе бер гомер”, – ди халык. Без дә укучыларыбызны җыеп бер сыйларга булдык әле. "Кая? Ник без күрмичә калдык?”, – дисезме? Газетабызның 37 нче санында "Дәү әниләр, дәү әтиләр” бәйгесенә йомгак ясалуы турында язган идек инде. Узган атнада исә җиңүчеләребезне редакциябезгә кунакка чакырдык. Иң алдан, беренче урынны алган Энҗе ханым Галиуллинаның тормыш иптәше Ирек әфәнде ишегебезне шакыды. Ул Саба районының Олыяз авылы якларыннан. Беренче кеше кайда да беренче инде. Аннан соң, май кояшыдай елмаеп Лилия Мөхәммәдиева килеп керде. Иртән иртүк торып Актанышның үзеннән үк килгән бу кызыбыз мактауга лаек. Бераздан даими язучыбыз, Арча районы Орнашбаш авылы кызы Ләйсән Купирова да килеп җитте. Аның мәкаләсе исә икенче урынга чыкты. Бүләкләрне тапшырганнан соң, чәй өстәле артында кунакларыбыз белән рәхәтләнеп серләштек. Шунысы куанычлы, төпле фикере булган, акыллы яшьләребез үсеп килә икән. Оялып та, кыенсынып та тормыйлар. Һәркайсы шартлатып үз сүзен әйтә ала. Газетабызга да киңәшләрен, үз теләкләрен җиткерделәр. Әлбәттә, мәҗлес "тамадаларсыз” гына узмый. Бигрәк тә, күп җырчыларны үз канаты астына алган "Барс-Медиа” группалар компаниясе студияләре, "Татар радиосы” белән бер түбә астында утырып, яраткан башкаручыларыбызны күрми китәргә мөмкин түгел. Без дә укучыларыбыз белән очрашуга танылган җырчы Илназ Сафиуллинны дәштек. Барысы белән дә уртак тел тапты Илназ. Гитарасын чиртеп, моңлы җырларын да сузды, кызларыбыз белән фотога төшәргә дә вакыт тапты. "Кәеф ничек?”ләр белән һәрвакыт бергә эшлибез, газетаны үзем дә яратып укыйм. Безне хөрмәт итеп килгәнегез өчен рәхмәт”, – диде ул. Очрашуыбыз моның белән генә төгәлләнмәде. Мул өстәл артында сыйлангач, кунаклар Казан шәһәре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тоттылар. Башкалабызның данлыклы урыннары: Миллениум күпере, Казан дәүләт университетыннан башланган экскурсия "Кол Шәриф” мәчетендә тәмамланды. Бүләкләр дә канәгать калырлык иде. Беренче урынга лаек булган Сабалылар, цифрлы фотоаппарат алып кайтып китте. Икенче урынга – МР3 плеер, ә өченче урынны алучы Миләүшә Гарифуллинага чәч киптерә торган фен эләкте. Кызыксындыру бүләге исә – әле яңадан гына табадан төшкән, "Кәеф ничек?” хит-парады җырларыннан төзелгән DVD диск. Кызганычка каршы, калган җиңүчеләр төрле сәбәпләр аркасында редакциябезгә килеп җитә алмады. Аларны бүләкләре көтә, килеп алыгыз! Кунаклар таралышты, ләкин күңелдә еллар үткәч тә искә алып сөйләрлек хатирәләр калды. Бәлки бу очрашу күбесенең тормышында хәлиткеч адым ясарга ярдәм итәр, бәлки шушы мизгелләр белән тәэссирләнгән укучыларыбызның күбесе, журналистика өлкәсен сайлап, безнең юлны дәвам итәр... Анысы киләчәктә. Ә без бүген исә безне хөрмәт иткән барлык укучыларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. Алда әле тагын шундый кызыклы бәйгеләр булыр. Иншалла гел шулай хәбәрләшеп, күрешеп торырга язсын! Фәния ЛОТФУЛЛИНА, Кәеф ничек
|