Яңа ел алдыннан мәдәният йортының фойесында ярминкә оештырылды.Ярминкәне авыл халкы үзе җитештергән ,артып калган продукциясен сату максатыннан оештырды.Ниләр генә юк иде анда!80 яшьтән узган Фәтхелислам ага Нурмиев хуҗалык өчен иң кирәк булган ишек алды себеркесе алып килде.Хәтта сабына кадәр аерым ясаган иде.Үз куллары белән үргән арканны да сатуга куйган иде. Теләгән кеше бәйләгән,теккән әйберләрне дә сатып ала ала иде.Мәктәп,детсад коллективы үзе консервлаган продукциясен тәкъдим итте.Мәктәп коллективы тәмледән-тәмле камыр ризыклары пешереп алып килгән иде.Хәтта йорт токмачына кадәр кисеп алып килгән иде.Халык бик теләп алар әзерләгән салатны да алды. Авыл халкы ярминкәдән бик канәгать калды,мондый чараларны ешрак үткәрегез диде.Мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерелде.
|