Якшэмбе, 28.04.2024, 15:50
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2010 » Декабрь » 15 » Яхшы ният-эш башы
Яхшы ният-эш башы
21:59


//ГӨЛГЕНӘ ШИҺАПОВА//

"Өйдән-өйгә" акциясе белән күп кенә авылларда булырга туры килә. Һәр авылның үзенчәлеге, үз гореф-гадәте бар. Сабада артык мактанырга яратмый торган, тырыш, булдыклы халык яши икән. Моның шулай икәненә Олыяз авылына килеп чыккач инандым.

Йорт-җирләр төзек, өч кибет эшли, балалар бакчасы да бар. Авыл уртасындагы мәчет нур өстәп тора. Халык сер бирми, зарланмыйча үз көченә таянып яши. Хат ташучы Фалианур апаның букчасын адәм күтәрә торган түгел. Үз эшен яраткангадыр, инде 23 ел сабыр гына көн дә авыл әйләнеп чыга ул.

Хуҗалык рәисе Гыйльфан Әхмәтов та 22 елдан артык эшли икән инде. "Эшләгән кешене хөрмәт итә, бик ярдәмчел", – диләр аның хакында. Моның чыннан да шулай икәненә үзем дә инандым. Колхозда эшләүчеләрнең барысына да бүләк итеп "Ватаным Татарстан"ны яздыртты ул.

Без килгәндә балалар бакчасында корбан ашына әзерләнәләр иде. Сабыйларны бер табын артына җыеп, дин сабакларына төшендерү гадәте күптәннән бар икән. Быел балалар бакчасына корбан итен Фаил Зыятдинов китергән. "Бакчага 17 бала йөри. Сабыйлар күп кенә догалар да белә. Бу җәһәттән тәрбияче Ләйлә Әхмәтованың роле бик зур. Кечкенәдән динне белгән бала начар гадәтләрдән ерак була, тәрбияле булып үсә ул", – ди 32 ел мөдир булып эшләүче Гөлзилә Каюмова. Бакчада тәрбияләнүче Зилия Һадиева белән Ильвина Шәйхуллина догалар да укып күрсәтте.

Авыл буйлап йөргәндә, минем Казаннан килүемне белгәч, авыл халкы, Кәбир Хуҗинга кермичә китә күрмәгез, дип әйткән иде.Фалианур апа белән шунда юнәлдек.

Кыңгырау төймәсенә басуга: "Кем бар анда?" – дигән ягымлы тавыш ишетелде. Өйдә хәләл җефете Илсөяр апа гына икән. "Кәбир абыегыз менә-менә кайтып җитәргә тиеш", – диде ул. Авылдашлары арасында хөрмәт яулаган бу гаилә фермерлык эше белән шөгыльләнә икән. Заманында электрик булып эшләгән Кәбир абый үзе дә сизмәстән җир эшенә кереп китә.

– Колхоз тарала башлаган вакыт иде. Уйлаштык та, җирдә эшләргә ниятләдек. 100 гектардан артык җиребез бар. Быел бәрәңгене гектарыннан 90 центнер, бөртекле культураларны 12 центнердан җыеп алдык. Быелгы ел өчен начар түгел дип уйлыйм, – ди хуҗа кеше. Авылдашларының күбесе Хуҗиннар үстергән бәрәңге белән кыш чыгачак икән быел. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын бетереп кайткан уллары Дамир да үзләре янында. Улым – уң кулым, дип кенә тора әтисе. Дамир исә үз чиратында: "Әти максатына ирешә торган, уйлаганын җиренә җиткезүче, тырыш, бары тик алга гына бара торган кеше", – дип әтисен мактый.

Илсөяр апа заманында Казан шәһәрендәге төшемле эшен ташлап Олыяз авылына килен булып кайтканына бер дә үкенми. "Бергә яши башлавыбызга да 30 ел инде. Гомер дигәнең тиз уза икән ул. Каенатам оста умартачы, каенанам тегүче иде. Баштарак балалар бакчасында эшләп алдым. Әти-әни картайгач, аларны тәрбияләр өчен өйдә генә утырырга туры килде", – ди Илсөяр апа. Уңган хуҗабикә безне дә кунакка чакырды. Табыннары мулдан – кырык баш умарта корты җыйган балдан, өч сөтлебикәсе биргән тәгамнәрдән без дә авыз иттек.

Кәбир абый Хуҗинның киләчәккә планнары зурдан. Быелгы корылык күп кенә эшләрдә тәҗрибә тупларга ярдәм иткән үзләренә. Киләсе елга сугару җиһазы кайтарырга исәпләп торалар. Бакчаларында төзелеп килүче теплицада яшелчә үстерергә ниятләре бар. Әйткәнемчә, сүзләре эштән аерылмый бу якта яшәүче халыкның. Хуҗиннар гаиләсе дә нәкъ менә шундыйлардан.

Просмотров: 1119 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Декабрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования