Жомга, 26.04.2024, 21:45
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2014 » Март » 8 » 8 Март-халыкара хатын кызлар көне
8 Март-халыкара хатын кызлар көне
23:57
  Тышта ап-ак кар булса да, күктә яз кояшы балкый. Нәкъ менә шушы көннәрдә кешелек дөньясы иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне иң кадерле, газиз кешеләребезгә – әниләребезгә,әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә, сылу кызларыбызга җиткерергә ашыктык, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килде.

Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 8 март көнне Олыяз мәдәният йортында "Һәр тамчысы назга тулган язлар, багышлана Сезгә, хатын-кызлар!” дип исемләнгән концерт булып узды. Анда авылыбызның Мулланур Вахитов һәм Комсомол урамнарында яшәүче үзешчәннәр катнашты. Алып баручылар Айгөл Каюмова һәм Рөстәм Мотыйгуллин хатын-кызларыбыз хөрмәтенә иң җылы сүзләрне, теләкләрне җиткерделәр. Концертта хөрмәтле кунакларыбыз: Рәсимә Әхәтова, Гөлнирә Каюмова, Альбина Хафизова да чыгыш ясадылар. Концерт шулкадәр якты тәэсир һәм яхшы кәеф калдырды, язгы кич күңелле үтте дип зур ышаныч белән әйтергә була.
Просмотров: 1600 | Добавил: Akhmet | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования