Сишэмбе, 30.04.2024, 17:15
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2011 » Июнь » 24 » 22 июнь-Бөек Ватан сугышы башланган көн.
22 июнь-Бөек Ватан сугышы башланган көн.
11:25
22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара.

   Олыяз авылы мәдәният йортында да Бөек Ватан сугышы башланган көнне балалар һәм өлкәннәр белән очрашу узды. Очрашуны Пүкәл авылы китапханәчесе Лилия Әхмәтҗанова Бөек Ватан сугышы темасына китапларга күзәтү белән башлады. Аннан соң балалар мәдәният йорты каршындагы асфальтка "Безгә тынычлык кирәк!” темасына рәсем ясадылар. Булачак ил сакчылары- малайлар бик тырышып ак күгәрчен, чәчәкле болын, кояшлы күк йөзе, кызыл йолдызлы танк, самолетлар ясап үз теләкләрен белдерде. Катнашучыларга призлар бирелде. 

                  Шаулый урман, гөрли болын,

                  Яфрак яра тал- тирәк.

                  Батыр булып үсү өчен,

                  Уйлар чынга ашсын өчен,

                   Безгә тынычлык кирәк!

   Очрашуны Шәмәрдән лицее тарих укытучысы Галиуллина Энҗе дәвам итте. Ул балалар белән әңгәмә үткәрде, Саба районының Советлар Союзы геройлары, сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итүче "Мемориал” исеме астындагы сайт белән дә таныштырды.

    Кичә ахырында укучылар һәйкәл янында 1 минут тын тордылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

    "Безгә тынычлык кирәк!” исеме астында узган очрашу һәр катнашучы күңелендә матур истәлекләр калдырды. 

       Олыяз мәдәният йорты   Галиуллин Ирек

 
Просмотров: 3227 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Июнь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования