Үзенең борчу-мәшәкатьләре белән 2009 нче ел да үтеп китте.Угез елы авылыбыз өчен уңышлы ел булды.Авылның елдан-ел социаль йозе үзгәрә.Менә быел да социаль ипотека белән Шайхуллин Фиргать һәм Люзияләр гаиләсе яңа өйле булды.Авылыбызда 2 пар гаилә учакларын корып җибәрде.Алар- Ахметов Райнур-Гөлфия һәм Гимадиев Илназ-Илүсәләр гаиләләре.6 сабый дөньяга аваз салды.Габизов Ильнар-Венера гаиләләрендә кызлары Камилә,Сөнгатов Илнур-Альбиналарда кызлары Иделия,Галиуллин Марат-Голназларда уллары Ильяр,Фахуртдинов Алмаз-Сириннәрдә уллары Илназ,Гатауллин Фаил-Чулпаннар гаиләсендә кызлары Ралина,Давлетшин Данил-Гөлгенәләрнең кызлары Диана.Балалар -безнең киләчәгебез бит.Димәк,авылның киләчәге бар,авыл яши! Олыяз аерым хуҗаык булып яшәвен дәвам итә.Терлекчеләребезнең,игенчеләребезнең уңышлары эйбэт.Бу уңышларда авылыбыз җитәкчесе Гильфан Ризван улының роле зур.Тырышып эшлиләр дә,матур итеп ял да итә беләләр!
|