Якшэмбе, 28.04.2024, 06:44
Вы вошли как Кунак | Группа "Гости" | RSS
Главная | | Мой профиль | Выход
» Меню сайта
» Категории раздела
» Наш опрос
Сез кайдан буласыз?
Всего ответов: 1930
» Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

» Форма входа
Главная » 2008 » Май » 9 » Авылдашыбыз
Авылдашыбыз
16:00

nullКешелек тарихындагы иң зур сугышларның берсе-Икенче бөтен дөнья сугышы тәмамлануга да 63 ел гомер узып бара. Бу күп корбаннар бәрабәренә яуланган җиңүдә безнең Олыяз авылыннан да 159 ир-егет, 1 хатын-кыз катнашкан. Шулардан 90 ир-егет исән- имин туган илләренә әйләнеп кайта алмаган. Исән кайткан ветераннар да, кайсы сугышта алган җәрәхәтләрдән, кайсы яшьләре олыгаю сәбәпле бакыйлыкка күчеп бетеп баралар.Бүгенге көндә бу гарасатның эчендә кайнаган, авылыбыздан чыккан ике полковникның берсе Киев шәһәрендә яшәүче Муса Гайсин гына калды.

      Муса абый 1926 елның январендә Гайсә абзый белән Майфәрвәз җиңгиләр гайләсендә өлкән бала булып дөньяга килә. Башта авылыбызда башлан гыч белем ала, аннан Шекше җиде еллык мәктәбендә укый. Шекше мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлап Арча педучилищесына укырга керә.Бу уку йортын тәмамлагач 17 яшь ярымлык Муса абый 1943 елның җәендә үз теләге белән армиягә китә. 2-3 айлык хәрби өйрәнүләрдән соң  сугышка җибәрәләр.

Ул беренче Украина фронтына эләгә. “Беренче сугышчан чирканчыкны 1943 елның 12 нче октябрендә Лютежм янында алдым. Безне- яңа килүче яшь сол- датларны, плаздарманы киңәйтү өчен атакага күтәрделәр. Боерык үтәлде ,тик 117 солдаттан 53ебез генә исән калган идек” дип искә ала Муса абый.

      Тиздән аларны, берничә яшь солдатны, Беренче украина фронтының хәр-

би советына сак батальоннына күчерәләр.Аларга фронт командующие-армия

генералы Н.Ф.Ватутинны һәм аның урын басарларының иминлеген саклау вазыйфалары йөкләнелә. 1943 нче елның 6 нчы ноябре көнне хәрби советка

җыелган генералларга якындагы бинадан ата башлыйлар. Генераллар Ватутин, Гречко, Кальчинко, Крайников җиргә яталар ,тик бер урта буйлы тазарак кына генерал- лейтенант югалыбрак кала. Инструкция кушканча Муса абый аны аяк чалып җиргә ега һәм гәүдәсе белән каплый. Бу кыскача бәрелештә

үзе дә җиңелчә яралана. Муса абый саклап калган генерал Украина компартиясенең  беренче секретаре, хәрби совет члены Н.С. Хрущев була. Бу ба- тырлык өчен аңа беренче хәрби бүләк-”За отвагу” медале бирелә. Тик Ни- кита Сергеевич кына үзен җиргә егып салуларын өнәп бетерми, “Бу турыда беркемгә дә сөйләмәскә боера”.

       18 яше тулгач Муса абый үзен алгы сызыкка күчерүләрен үтенә. Аны 3нче танк армиясенең 22 нче танк бригадасына күчерәләр. Ул башта танк башнясында десатник була. Пулеметтан һәм пушкадан әйбәт атканы өчен танк башнясына стрелок итеп билгелиләр.Ул бик күп немец “тигр”ларын һәм”пан-

тере”ларын юк итә. Аннан соң Муса абыйга лейтинант званиясе бирелә, экипаж командиры, бераздан разветка взводы командиры итеп билгеләнә.

      Батыр йөрәкле авылдашыбызга хаксызга рәнҗетелү ачысын да татырга туры килә. Бервакытны Муса абый җитәкләгән группага Польша белән Германия чигенә якын гына урнашкан, совет солдатларына һөҗүм иткәндә кирәк булачак күперне саклап калырга боерык бирелә. Бу 60 километрлап немецларның тылында урнашкан күпер миналанган була. Немецлар аны үзләре чигенгәндә шартлатырга тиеш булалар. Немец киемнәре киенгән, немец танкларына утырып Муса абый җитәкләгән группа төнлә белән тиешле урынга килеп яшеренәләр. Икенче төнне күпердәге сакчыларны пленга алып, Муса абый анда үз сугышчыларын куя. Әсирлеккә төшкән немецлар арасында шушы күпергә шартлаткычлар куюда катнашкан кешеләр дә була. Муса абый аларга: “Бу күпер бер ике көннән безгә кирәк булачак, ә аннан сугыш беткәч күпер сезгә, немецларга, полякларга кирәк. Әгәр күпер исән калса сез дә исән каласыз, үз халкыгызның милли героена әйләнәчәксез”дигән. Әсирләр Муса абый белән килешәләр күпер шартлаткычларын зарасызландыралар. Күпер исән- имин кала. Муса абый сүзендә тора әсирләргә рәхмәт әйтеп, иреккә җибәрә. Бу искиткеч яхшы оештырылган операцияне командование югары бәяли һәм Муса абыйны Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим итә. Тик бер кәбәхәте немецлар белән элемтәдә тора дип Муса абый өстеннән особый отделга шикаять белдерә.Аны кулга алып тикшерү эшләре башлыйлар.Эш трибуналга барып җитми ,командование Муса абыйны яклап чыга. Бу батырлык өчен  Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.                                                                                                                                                                                 Муса абый Польшаны, Берлин шәһәрен фашистлардан азат итүдә үзеннән  зур өлеш кертә. 1945 нче елның җәендә Мәскәүдә җиңү парадында катнаша.    Сугыш беткәч аларны көнчыгышка күчерәләр. Японнардан Мукдином һәм Порт-Артур шәһәрләрен азат итәләр. Муса абый хезмәт иткән частька Порт-Артур исеме бирелә. Ә авылдашым сугышны капитан булып, батырлыклары өчен хөкүмәтебезнең 8 ордены һәм бик күп медальләре белән бүләкләнеп тәмамлый.

      Сугыштан соң Муса Гайсин  Н.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне тәмамлый, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 50 нче еллар уртасында аны Киев шәһәренә Суворов училещесына күчерәләр. Муса абый шунда гаилә корып төпләнеп кала. 1964 нче елны ил җитәкчесе Н.С. Хрущев белән очраша. Никита Сергеевич Муса абыйга гөмерен саклап калган өчен рәхмәт белдерә. Аның тормышы белән кызыксына, ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать итәргә куша.  Авылдашыбыз яшьләргә

төпле хәрби белем бирү белән беррәттән үзенең белемен күтәрү өстендә дә күп эшли, педогогия фәннәре докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә, пол ковник званиясе ала. Лаеклы ялга чыккач Киев шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге төзүдә зур хезмәтләр куя. Бүгенге көндә аның актив әгьзасы булып тора.

      Факты газетасы (?>?>03.11.2000ел)мәгълүматларыннан файдаланылды.

                                       Мәүлит Хуҗәхмәтов

Просмотров: 1532 | Добавил: Призидент | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
» Поиск
» Календарь
«  Май 2008  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
» Архив записей
» Друзья сайта

Olujaz.ru © 2024
 Каталог сайтов Республика Татарстан - Каталог сайтов Tatarstan.Net - все сайты Татарстана Rambler's Top100 Яндекс цитирования